Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Инвожо» - Гран-при иясе

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм ТР мәгариф эчтәлегенең этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестиваленең гала-концерты узды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты. Фестивальнең Гран-приена Урта Көшкәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Инвожо» фольклор ансамбле(җитәкчеләре - Виктор Камаев, Лилия Чирикова) лаек булды. 
Фестиваль «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү " ТР Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Фестивальгә 115 заявка килгән, 26 муниципаль районнан меңнән артык бала зона турларында катнашкан. Фестивальнең зона этаплары Әлмәттә, Яр Чаллыда һәм Казанда узган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев