Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ирада Әюпова Милли китапханә коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

Сөембикә Җиһаншина коллективка рәхмәтләрен җиткерде.

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ТР Милли китапханәсенә яңа җитәкчене тәкъдим иткән. Бу хакта ТР мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.

Милли китапханәне Мәдинә Тимерҗанова җитәкләячәк.

«Киләчәк китапханәсенә аңа читтән карый алган, әмма административ һәм оештыру эше тәҗрибәсе булган кеше кирәк. Мәдинә Фатыйховна катлаулы чорда командаларны саклап эш итә белә торган кеше», — диде Ирада Әюпова яңа җитәкче турында.

Биш ел дәвамында ТР Милли китапханәсен җитәкләгән Сөембикә Җиһаншина коллективка рәхмәтләрен җиткерде. Үзенә ышаныч белдергән мәдәният министрлыгына һәм ТР Хөкүмәтенә рәхмәт әйтте.

Сөембикә Җиһаншина ТР мәдәният министры урынбасары итеп билгеләнде.

http://maydan.tatar/irada-eyupova-milli-kitapxane-kollektivyna-yana-jitekchene-tekdim-itte/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: китапханә