Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Ирем белән аерылышуда минем дә гаебем бардыр" - Миләүшә Сафина кабат кияүгә чыга (ФОТО)

Ничә еллар инде бар көчен кызын аякка бастыруга куючы популяр җырлар авторы Миләүшә Сафина шатлыгы белән уртаклаша. Җырчы кияүгә чыга.

"Бәхет тынлыкны ярата, ләкин бу бәхетем белән бүлешми мөмкин түгел", - ди Миләүшә.

"Матбугат.ру" моңа кадәр язганча, Миләүшә Сафина 2011 елда әни булды. Әмма тормыш яшь гаиләгә сөенечләр белән бергә сынаулар да китерә. Туганда баш мие һәм умыртка сөяге җәрәхәтләнгән Мәрьямгә Синдром Веста дигән диагнозы куялар. Кызчыкны дәвалау һәм аякка бастыру өчен көрәш бүген дә дәвам итә. Җырчы моның өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Моңа кадәр ул журналистларга: "Мәрьямнең әтисе турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм", дип белдергән иде.

- Аны безне ташлауда да гаепли алмыйм. Без бары тик төрле кешеләр генә. Минемчә, ул җитди гаилә тормышына әзер түгел иде. Ирем белән аерылышуда бәлки минем дә гаебем бардыр, чөнки минем бар күргәнем Мәрьям генә иде. Мин элекке иремне хәзер бернәрсәдә дә гаепләмим. Киресенчә, мин аңа рәхмәтле. Өч ел бергә яшәдек. Аерылышуыбыз икебезнең дә теләге иде. Алга таба тормыш алып барырдай кеше түгел икәнен аңладым. Ләкин ассызыклап әйтәм: ул безне үзенчә яраткандыр. Бары тик аның тормышка карата карашы минекеләре белән тәңгәл килми иде, - дип сөйләде җырчы.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Миләүшә Сафина