Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иртәгә - Гырон быдтон!

10 июль көнне, ягъни иртәгә районыбызда янә күркәм бәйрәм көтелә – удмурт дусларыбыз Чепья авылында узачак Гырон-быдтон бәйрәменә дәшә!

Гырон быдтон, нәкъ сабантуе кебек, авыл кешесенең фидакарь хезмәтен данлаучы бәйрәм. Биредә дә кыр батырлары бәйрәм түрендә булачак, удмурт халкының милли йолалары, матур яшәү үрнәкләре, гореф-гадәтләре яшел үзәнлектә урын алачак, төрле уеннар (әйтергә кирәк, Гырон быдтонда нинди дә булса үзенчәлекле, кызыклы уен булмыйча калмый) мәйдан күркенә әвереләчәк. Удмуртча дәртле җырлар, биюләр моңарчы Гырон быдтонда булган берәүне дә битараф калдырмады. Гырон быдтонда һәр милләт вәкиле дә рәхәтләнеп бәйрәм итә.

Килегез, дуслар, бай эчтәлекле, милли бизәкле, туган телне зурлаган, Халыклар бердәмлеген дан иткән бәйрәмне үз күзегез белән күрегез!

Гырон быдтон бәйрәме иртәгә, 10 июль көнне, Чепья авылының сабантуй мәйданында иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чепья авылы гырон быдтон Сабантуй 2021