Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Исеме җисеменә туры килүче чын гаилә бәйрәме (фото)

Миңа 18 март көнне Норма урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы белән үткәрелгән «Гаилә бәйрәме»нең шаһиты булырга туры килде. Гаять тә матур, эчтәлекле кичә булды ул.

Минем оныгым Зилә Хәсәншина да шушы сыйныфта белем ала. Аларның сыйныф җитәкчеләре Диләрә Гатауллина бу бәйрәмне оештыруга бөтен күңелен биргән. Бәйрәмгә укучылар, аларның әти-әниләре һәм әби-бабайлары чакырулы иде.

Сыйныф җитәкчесенең һәрбер балага якын килеп, аның сәләтенә карап кичәдә катнаштыруы - безгә бик ошады. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап башкарылган «Бала белән күбәләк» җыры күңелләребезгә хуш килде. Шулай ук гаилә ядкаре - гаилә шәҗәрәләре белән балаларны һәм әти-әниләрне таныштырып китү бик уңышлы булды.

Әлеге сыйныфта укучы Мусаның дәү әнисе Фәлиянур Мөҗипованың матур чыгышы белән сөендерүенә без бик шаккаттык. Мин үзем дә халыкның «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» дигән мәкален балаларның күңеленә сеңдерү ниятеннән, гомер юлымда эшләнгән тыйнак кына кул хезмәтләремне тәкъдим иттем. Диниянең әтисе Марат Ибниевнең гармунда уйнап моңлы итеп җырлавы бәйрәмебезне тагын да күркәмрәк итте.

Сыйныф җитәкчебез берничә әтине һәм аларның балаларын чакырып матур бер уен тәкъдим итте. Бала һәм әти бер-берсенә үзләренең йөрәк түрләреннән чыккан иң матур һәм иң җылы сүзләрен җиткерергә тиешләр иде. Әтиләр монда да сынатмады, әниләрдән бер дә калышмыйча, балаларына иң назлы сүзләрен җиткерделәр.


Госман Хәсәншин
Норма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250