Исеме яңгырый, җисеме... яки зур бәйгегә зур өметләр акландымы?
Өченче ел рәттән бу бәйгене тамаша кылучы буларак, дөресен әйтим, мин үзем быелгы бәйгедән күбрәкне көткән идем.
ОЕШТЫРУЧЫЛАР ФИКЕРЕ
6 декабрь көнне мәктәбебездә Бөтендөнья татар конгрессы, “Таттелеком” гавәми акционерлык җәмгыяте ярдәме, район мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән берлектә “Халык зур ул, моңлы ул...” зонаара конкурс-фестивале үткәрелде. Конкурста Балтач, Арча, Саба, Кукмара районнары, Казан, Мари Иле, Киров өлкәсе балалары катнашты.
Конкурс-фестиваль Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты раслаган “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру уңаеннан, Татарстанның атказанган җырчысы Җәвәһирә Сәләхова, Татарстанның халык җырчысы Римма Ибраһимова, күпсанлы җыр конкурслары лауреаты Рафил Җәләлиев кебек танылган якташларыбызның дәвамчыларын барлау, татар халык иҗатын пропагандалау максатыннан, 7-15 яшьтәге балалар өчен үткәрелде. Һәм ул милли җәүһәрләребез булган халык җырларының матурлыгын, фольклор әсәрләренең аһәңен яңгыратып, татар җырына, җырлы-биюле халык уеннарына мәхәббәт тәрбияләү өчен уздырылды.
Ул көнне сәхнәдә тел, моң, хәтер дигән өч зур төшенчә тантана итте. Милләтебезнең жанын сугарып торучы, чишмә челтерәведәй мәгънәле сүзләрдән торган шигырьләр тыңланды. Халкыбызга күп гасырлар буе юаныч биреп, дәрт өстәп торучы моңлы җырлар ишеттек, фольклор әсәрләре, халык иҗаты аша әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне хәтеребездә яңарттык.
Быелгы конкурста 230 бала катнашты. Үз милләтен, туган телен кадерләргә өйрәткән, балаларны бу бәйрәмгә әзерләгән остазларга зур рәхмәт. Балаларның чыгышын “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе”, танылган шагыйрә, күпсанлы премияләр иясе, “Болгар” радиосының баш мөхәррире, Бөтендөнья Татар Конгрессы хезмәткәре Шәмсия Җиһангирова, танылган якташларыбыз Римма Ибраһимова, Рафил Җәләлиев һәм “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” Радик Михайловлардан торган мәртәбәле жюри бәяләде.
Ә хәзер сезне бәйгенең төп җиңүчеләре белән таныштырабыз. “Татар халык җырлары” номинациясендә 7-10 яшьтәге балалар арасында Карадуганнан Фирүзә Нуриева, 11-15 яшьтәге балалар арасында Кенә мәктәбеннән Илүзә Габдрахманова, Гөлия Ганиевалар беренче дәрәҗә дипломга ия булды. “Нәфис сүз” номинациясендә Балтач гимназиясеннән Диләрә Муллагалиева, Шубаннан Ләлә Гыйльметдинова һәм Бөрбаштан Хәбиб Хәбибуллинга (Хәбиб гран-при иясе дә) тиңнәр булмады. “Эстрада жырлары “номинациясендә 7-10 яшьлек балалар арасында Балтач сәнгать мәктәбеннән Ислам Һадиев җиңү яуласа, 11-15 яшьтәгеләр арасында Арча районы Шушмабаш мәктәбеннән Раил Низамов беренче дәрәҗә һәм гран-при дипломына лаек булды. “Фольклор“ номинациясендә исә Нөнәгәр мәктәбе коллективына тиңнәр булмады. Хәер, бу урында шунысын да әйтергә кирәк: бу көнне сәхнәдә һөнәрләрен күрсәтүче һәр бала жиңүче дигән исемгә бик лаек иде. Ерак аралардан килеп, алар бик матур чыгыш ясый алдылар. Афәрин, балалар! Әле үткән ел гына бу бәйгедә очына-очына балаларны бүләкләгән шагыйрь Рөстәм абый Зәкуанның юклыгы гына күңелләрне әрнетте (сүзебез дога булсын)...
Кенәдә өченче мәртәбә узучы “Халык зур ул, моңлы ул...” зонаара конкурс-фестивале дә тарих битләренә күчте. Һәрбер катнашучыга, балаларны дәртләндереп ярышка әзерләүчеләргә, шулай ук иганәчеләребезгә дә оештыручылар исеменнән олы рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.
Кифая ХӘБИБУЛЛИНА,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
ТАМАШАЧЫ ФИКЕРЕ
Өченче ел рәттән бу бәйгене тамаша кылучы буларак, дөресен әйтим, мин үзем быелгы бәйгедән күбрәкне көткән идем. Сүз дә юк, мәктәпнең элекке директор урынбасары Римма ханым Низамиева идеясе, тырышлыгы белән башланган, бик күпләрнең хезмәте, ярдәме, булышлыгы кергән бу бәйге бик кирәкле, бик тә мөһим чара. Исеме генә дә ни тора! Римма Ибраһимова кебек шәхес исеме белән аталган бәйге дә, миңа калса, шушы статуска, исемгә (әле бит зонара!) лаек булырга тиеш. Елдан-ел камилләшәсе урында, быел киресенчә, шактый чигенеш күзгә ташланды. Елдан-ел балаларның күбрәк катнашуы, бер яктан, аның популярлаша баруы турында сөйли, ә икенче яктан, бу оештыручыларга өстәмә авырлык (жюридагыларны әйтмим дә инде) тудыра. Кызганычка, әлегә оештыручылар бу кадәресен уңай хәл итә алмаган. Мәктәпләр дә катнашучыларны берсеннән-берсе иртәрәк, бәйге башланырга бик күп алдан китерткән булып чыкты. Нәтиҗәдә ике йөздән артык бала, дистәләгән укытучы өчен Кенә клубы шактый кысанга әйләнә, бала көн буе шул ыгы-зыгыда интегә, биредә аларга утырып торырга да урын җитми. Бәлки сан артыннан куганчы, иң элек бу конкурсны аерым зоналарда яки мәктәпләрдә үткәреп, бирегә инде “иң-иң” дигән санаулы номерларны гына алып килергә кирәктер? Конкурсның урынын үзгәртеп булмаганлыктан, бу иң дөрес чишелеш булыр иде. Юкса, бирегә әле эшләнеп бетмәгән, әзерлексез номерлар да, җырлау сәләте “ярылып ятмаган”, җырлау урынына шигырь такмаклап торучы балалар да катнаша (бу хакта алдагы бәйгедә дә сүз булган иде инде). Шундый мәртәбәле жюри каршында оятка калмаслык, киресенчә, аларны сокландырырлык, әсир итәрлек чыгышлар белән катнашырга кирәктер инде. Арада бу таләпләргә җавап бирерлек, горурланып карарлык чыгышлар бар. Алар күп түгел һәм бу табигый, ул шулай булырга тиеш тә!
Күзгә ташланган тагын бер әйбер: балаларны әзерләп алып килгән кайбер укытучыларның артык тырышуы. Әйтик, бер мәктәптән ике кыз бала бер-бер артлы сәхнәгә чыкты. Икесендә дә укытучы апалары балалар белән залдан идарә итеп утырды. Куллары белән ишарәләп алга кил, артка кит ише хәрәкәтләр күрсәтү дисеңме, берсе сүзендә аз гына ялгышуга, баш чайкаумы – болар, билгеле, ике балага да иркенләп, дөньяларын онытып җырларга комачаулады. Сәхнәгә беренче тапкыр чыккан балалар болай да каушый, аларны ниндидер чиккә куып кертмәскә (әйтик, бөтен җырлаучы кызларга бер кул белән итәк тоттыру, бер үк хәрәкәтләр ясарга өйрәтү), киресенчә, үзләрен гадәти тотарга күнектерергә кирәктер. Бу исә чыгышлардагы ясалмалылыкны киметергә ярдәм итәр иде, балалар чыгышы шул табигыйлыгы, ихласлыгы белән матур ләбаса. Сөенечкә, мондый өлгеләр дә бар һәм алар аерылып та тора.
Әни кеше буларак, балаларны алып килгән укытучыларыннан: “Бу балаларны ашаталармы соң?” – дип тә кызыксынмый кала алмадым. Мәктәптә иртән ашатып җибәрделәр, биредә исә, заявка биргәндә үк ничә бала ашарга теләвен да исәпкә алалар, 50шәр сум түләп ашыйсы диделәр. Билгеле, әгәр балалар саны ике-өч дистә генә булса, аларны бушлай ашату, сөендерү мөмкинлеге дә табылыр иде. Минем үземә, гран-при алган ике балага “Таттелеком” бүләк иткән ике телефон янына ниндидер исемле, затлы, онытылмаслык бер бүләк тә җитмәде. Римма Ибраһимова исеме белән бәйле ниндидер “текә” (кыйммәтле мәгънәдә түгел) һәм төп бүләк булырга тиеш ул. Бәлки нәкъ менә җырчы бүләге булырга тиештер... Конкурс-бәйгенең исеме матур, теләге-нияте изге, әмма оешырудагы хилафлыклар аның дәрәҗәсен юкка чыгара. Берничә таләп кенә үтәлгәндә дә, бу бәйге берничә баскычка биегрәк күтәрелә алыр иде.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев