Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ишетми, белми калмагыз! Балтачта "Газиз әниләр" конкурсы була. Бик кызык булачак!

"Әниләр көне" уңаеннан Балтач район мәдәният үзәгендә күп балалы әниләр арасында конкурс оештырылачак

23 ноябрь көнне "Әниләр көне" уңаеннан район мәдәният үзәгендә төрле яшьтәге күп балалы әниләр командалары арасында оештырылачак "Газиз әниләр" конкурсына чакырып калабыз.

5 катнашучыдан торган 3 команда арасында көрәш барачак, берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк биремнәр һәм бәйгеләр булачак.

Конкурс 18.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, рәхим итегез!!!

Тамашачы игътибарына фойеда район социаль яклау бүлеге тарафыннан оештырылган күргәзмә дә эшли. Биредә районыбыз әниләре иҗат иткән күз явын алырлык эшләнмәләр урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көне