Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ислам Фирдүс Тямаевның яраткан сәхнәдәше

Фирдүс Тямаев Балтачта клип төшереп ул экраннарга чыккач, таныш җирләрне күреп хәйран райондашларыбыз аны яратырга өлгерде, ә анда Түбән Кенә авылында яшәүче Ибраһимовлар гаиләсенең оныклары төшкәнен белүчеләр булдымы икән соң?

Казанда яшәүче әлеге балага нибары 4 яшь кенә булса да ул инде сәхнә йолдызы янәшәсендә кечкенә генә йолдызчык булырга да өлгерде. Исламның бу клипка ничек килеп эләгүе турында күбрәк белергә теләп, сыйныфташым Тәнзилә белән сөйләшеп алырга булдым. Әнисенең сүзләреннән күренгәнчә, Ислам моңарчы иҗат белән бик кызыксынган бала булмый, тик 3 яшьлек чагында Фирдүснең "Сөям җаным" дигән җырына төшерелгән клибын күреп, кушылып бии башлый. Башта Илнур белән Тәнзилә улларының бу һөнәрен вакытлыча гына дип уйлап, ул биегән саен елмаеп карап торалар. Тик Ислам җырчының үзе белән танышканнан соң бу вакытлы гына мавыгу түгел икәне аңлыйлар. Ә якыннан танышу Фирдүс Тәнзиләнең энесенең туен алып барырга кайткач була. Шуннан соң узган ел җырчының Балтачтагы концерты вакытында Ислам аның янына сәхнәгә чыгып бии. Улларының кыюлыгын күреп курыккан да, шатланган да әти-әнинең хәлен күзалдына китерү кыен түгел, чөнки бит әле кечкенә балага күз тиюе дә бар. Тик баланың теләге Яруллиннар гаиләсе өчен беренче урында була. Гел Фирдүс Тямаевның гына җырларын тыңлап җенләнгән баланы җырчы да үз итә, аңа мөмкинлек туган саен бүләкләр бирә һәм "Сайра, әйдә, сандугач" клибында төшәргә чакыра. Узган елның 2-3нче ноябрендә төшкән әле клипка мегайолдыз Исламны үзе чакыра, сабый исә әти-әнисенең ризалыгы белән әлеге зур эшкә алына. Берничә сәгатьләргә сузылган әлеге иҗат эшеннән соң Ислам аны тизрәк экраннарда күрергә өметләнә, тик телевизордан үзен карарга ул ояла. Шулай да куанычын яшерми, тарихка кереп калырлык эш башкара бит ул, яраткан артисты белән кечкенә генә фильм ясый. Ләкин һәрбер шатлыклы вакыйганың тискәре ягы да булмый калмый шул, клипны тамашачы хозурына күрсәткәннән соң бала бик нык авырып ала: "Белмим, күз тигән булгандырмы, әллә очраклы гына туры килүме", диде Тәнзилә бу хакта. Исламның киләчәккә хыяллары кечкенә балаларныкыннан әллә ни аерылмый, тик 4 яшенә шуның кадәр эшләр башкара алуы горурланып сөйләргә мөмкинлек бирә. Киләчәктә аңа саулык-сәламәтлек, әти-әнисе тигезлегендә озын, бәхетле киләчәк теләп калам!
http://vk.com/video240634996_167425300 - видеоролик

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250