Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Исламия Лотфуллина - Гран-При иясе! (+бик күп фото)

Бүген Таузар авылында Эльвира Ибраһимованың якты истәлегенә багышлап “Җаным һаман сезнең янда яши” дип исемләнгән шигырь бәйгесе үтте.

130 катнашучы арасында мәктәп укучылары да, төрле һөнәр ияләре дә, хәтта өлкәннәр дә бар иде. Иң яшь катнашучыга 3 яшь булса, өлкәненә 52 иде.

Таузар авылы бүген  чын мәгънәсендә  шигъри моңга күмелде. Әйтерсең лә, Эльвира да безнең арада иде. 

Чараның матур мизгелләре хакында газетабызның алдагы санында җылы язма дөнья күрәчәк. Әлегә бары Гран-При иясенең кем булуын гына игълан итәргә булдык. Барлык тамашачыларны елаткан, өметле нәфис сүз остасы, Карадуган гимназиясе укучысы Исламия Лотфуллина иң зур бүләк - бәйгенең Гран-При иясе булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев