Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Исән-саулармы Сез? Бәйрәмнәрне ничек үткәдегез?..

Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Сабантуйлары ничек узды, кәефләр ничек?..

Балтач халкы гөрләтеп ике көн Сабантуйларны бәйрәм итте. Халкыбызның милли бәйрәме быел бик тансык иде, күпләребез аны көтеп алды. Ковид белән бәйле вәзгыятьне күздә тотып, "әле быелга уздырмыйча торсалар да була иде" диючеләр дә булды. Әмма күпчелек Сабантуйны үткәрү ягында иде.

Бүген Чутайда "Авыл көне" буласы бар. Теләгән кеше шунда барып бәйрәмне дәвам итә ала. Бәйрәм кунаклары - "Казан егетләре" төркеме. Чара 10.00дә башланыр дип тәгаенләнә.

Ә Сез, Сабантуйларын ничек үткәрдегез, кайларда булдыгыз?

- Рәхәтләнеп район Сабан туенда күңел ачтык, авылларга да бардык

- Район Сабан туенда гына булдык

- Сабантуй минем өчен гадәти көн, бер кая да бармадым

- Өйдә якыннарыбыз туганнарыбыз белән бәйрәм иттек

- Эштә узды Сабантуйлары

- Ничә еллар чыкканым юк инде Сабан туена

- Балаларның күңелен күрдек.

Өстәмә вариантларны комментарийга языгыз әле Зинһар?..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй