Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җитмешем аяк чала

Нөнәгәр авылында яшәүче, үзенең шигырьләрен газетабызга даими җибәреп торучы Рауза апа Гафиятуллина шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без - «Хезмәт»леләр дә аны күркәм гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, озын гомер, тазалык-тынычлык, иҗатының сүнмәвен-сүрелмәвен телибез.

Җитмеш яшькә аяк баскач
Агарды ла чәчләрем.
Шомырт кара чәчләремне
Инде мәңге күрмәмен.

Юкка-барга әрләнәмен,
Баш булмыйм сүзләремә.
Килгәннәрне таный алмыйм,
Ни булды, күзләремә.

Картлык явыз биләп алды
Таратып шөрепләрне.
Намазны утырып укыйм,
Яратмый бөгелгәнне.

Йөрәк әле унсигездә,
Күңелләр әллә кайда.
Картайтып булмый йөрәкне
Олыгайсак та алдан.

Рауза ГАФИЯТУЛЛИНА Нөнәгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250