Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Калебләр сафлана

Тонык ут төшкән караңгы бүлмә. Ак яулык япкан үсмер кыз бала. Кулында тәсбих, күзләр чыланган, Кайнар яшь эзе битендә калган. Догада аның нәни куллары. Нидер пышылдый кайнар ирене: Рәхмәт, и, Раббым, биргәнең өчен Әти-әнине, туган илемне. Иман биргәнсең минем күңелгә. Сәламәтлегем шөкер әлегә. Белем аламын мәктәп, мәчеттә, Тик изгелекләр телим...

Тонык ут төшкән караңгы бүлмә.
Ак яулык япкан үсмер кыз бала.
Кулында тәсбих, күзләр чыланган,
Кайнар яшь эзе битендә калган.
Догада аның нәни куллары.
Нидер пышылдый кайнар ирене:
Рәхмәт, и, Раббым, биргәнең өчен
Әти-әнине, туган илемне.
Иман биргәнсең минем күңелгә.
Сәламәтлегем шөкер әлегә.
Белем аламын мәктәп, мәчеттә,
Тик изгелекләр телим кешегә.
Таңнар атмаган. Караңгы бүлмә.
Намазлык өсте. Үсмер кыз бала.
Бөтен дөньяга иминлек тели,
Тама яшьләре, кальбе сафлана.
Фото: igelek.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X