Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Каләм"нән сәлам!

Инде 3 төн юньле йокы күрмәгән күзләргә "Балтач" дигән язу күренүе эчкә җылы йөгертте. Балтачыбызга кайтабыз, һәм буш куллар белән түгел.

Яшь журналистларны барлаучы "Алтын каләм-2018" фестивале ахырына якынлашты. Күпме йокысыз төннәр, мәкаләләр, интевьюлар артта калды, ничә чокыр кофе эчелде, күпме тәэсирләр, тәҗрибә алынды. Безнең районнан анда 5 катнашучы идек, һәм ышанасызмы, беребезнең дә тырышлыгы бушка китмәде. Һәрберебез кулында алтын рамкалы дипломнар!

Назлыгөл Нәкыйпова (Көшкәтбаштан) "Фото" юнәлешендә 2 урын алды. Ул бу хакта: "Фотожурналистика кызыклы, үзенчәлекле өлкә. Аның үз серләре бар. Төшергән фотоларың җиңү яуласын дисәң, күп хезмәт куярга кирәк. Йомгаклау туры миңа зур уныш китерде. 2нче урын алуым белән мин бик бәхетле, "– дип уртаклашты.

Алия Лапшина (Салавычтан) осталыгын "Авыл туризмы" номинациясендә күрсәтә алды. Алия үзе фестивальдән бары уңай фикердә генә калган:"Тәҗрибә туплау өчен" Алтын каләм" менә дигән чара. Ул журналистикага башка күзлектән карарга мөмкинлек бирде."
Гүзәл Хурамшинаның (Салавыч Сәрдегәннән) исә "Үз өендә булган кеше генә бәхетле" дигән номинациядәге язмасы иң яхшысы дип танылды. "Фестивальнең теплоходта узуы минем өчен искиткеч яңалык булды. Дуслар таптым, тәҗрибә тупладым. Мин бәхетле, "– диде ул.

Зөһрә Камалиева (Карадуганнан) - "Татарстандагы туризм" номинациясе иясе. "Көндәшләр арасында дуслык була дип уйламый идем, әмма күп дуслар таптым. Киләсе елга да барам!" – диде.

Эх, кызыгам да инде киләсе елга да барам диючеләргә. Чөнки минем бу ел соңгы фестивалем иде ( чөнки яшькә бәйле бу), һәм бик уңышлы булды ул – 3 урын алдым. Күренекле журналистлар Рәсимә Галиева, Эльмира Закирова, Линар Закиров, Миңназыйм Сәфәровлар белән эшләү бәхетенә ирештеп, зур рәхмәт остазларга."Алтын каләм" исә мәңгегә җаваплы мәхәббәт булып күңелдә калды.

Журналист булырга теләгән һәр кеше дә без үткән мәктәпне узарга тиеш. Синең дә теләк бар икән, инде бүгеннән үк мәкаләләр яза башла, тырыш, һәм киләсе елга Гран-при бәлки синеке булыр... "Алтын каләм" яшь талантларны барлавын дәвам итәчәк әле.


Камилә Закирова, Арбаш.


Фотолар "Алтын каләм"нең фотоберләшмәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алтын каләм