Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Камал театры күченә... Бөтенләйгә...

Моңсу яңалык. Сез дә шулай авыр кабул иттегезме?

Ә театрның баш режиссеры Фәрит әфәнде, киресенчә, тынычландырды.

“Театр әлеге бинага 1986 елда күченде. Инде ул вакытта ук театрның барлык таләп һәм шартларга туры килмәве турында зур сорау бар иде. Бинаны 1986 елда Камал театрының 90 еллыгына ачтылар. Аңа кадәр бинада ремонт эшләре ниндидер сәбәпләр аркасында билгесез вакытка туктатылган булган. Бәлки акча булмагандыр.

Театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов бинага күченүгә каршы булды, әмма театрның 90 еллык юбилее хакына ризалашмыйча булдыра алмады. Хәзерге парковка урыны элек буш иде. Ул урын бинаны тагын да зурайтып төзү өчен каралган иде. Тамашачы моны белми, чөнки ул тамаша залы белән фойены гына күрә. Тамашачы өчен репетиция залының булу-булмавы да мөһим түгел. Бүгенге көндә безнең бер репетиция бүлмәсе бар – ул Марсель Сәлимҗановның эш бүлмәсе. 2002 елда мин баш режиссер итеп билгеләнгәч, ул бүлмәне репетицияләр өчен бирдем.

Мескен артистларга бүлмәләр җитми, шуңа күченәләр икән дип сөйлиләр. Бу, чынлап та, шулай! Бүгенге көндә дүрт актер, аларның икесе – Россиянең халык артисты, бер грим бүлмәсендә утыра. СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров бүлмәсендә бүген Россиянең өч халык артисты утыра. Без бүлмәләрне чәчтараш хезмәте, баш редактор өчен һәм башкаларга бирергә мәҗбүр идек.

Минемчә, Президентның Камал театрына өр-яңа бина төзү турындагы карары – гаҗәеп шәп карар. Әгәр без биредә ремонт эшләре башлаган булсак, театр эшчәнлеге ике елга тукталган булыр иде. Ә татар театры туктарга тиеш түгел. Бу – Рөстәм Миңнеханов фикере. Бөтен проблемаларны сөйлисем килми, зарлана дип уйлаулары бар. Шуны әйтәсем килә, театрның планнары зурдан, әмма бүгенге бина шартлары аларны тормышка ашырырга каршы килә”, - диде Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Уңышлар, @kamalteatr! Хәерле сәгатьтә!?❤

Шулай да моңсу әле миңа...

Эльчик Шакирова инстаграм сәхифәсеннән

https://vk.com/wall-35721178_93166

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа объектлар Камал театры Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы