Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Кама”лылар райондашларны милли бәйрәм – Сабантуйга көтеп кала

Бары тик Сезнең өчен җомга кичендә, ягъни 15 июнь көнне Пыжмара авылында Сабантуй капкалары ачык! Олы милли бәйрәмебезгә рәхим итегез. Башлана кичке 17 сәгатьтә.

Саумы, июнь — Сабантуйлар ае!
Саумы, Сабантуйлы киң мәйдан!
Менә шулай матур яшибез! — дип,
Җыябыз Сезне жомга кичендә, яңадан.
Бәйрәмнәрнең таҗы — Сабантуйлар
Бүләк безгә бөек Ходайдан.
Бу тормышның бөтен матурлыгын,
Хозурлыгын саклый бу мәйдан!
Райондашлар, коллегалар!
Бары тик Сезнең өчен җомга кичендә, ягъни 15 июнь көнне Пыжмара авылында Сабантуй капкалары ачык! Олы милли бәйрәмебезгә рәхим итегез. Башлана кичке 17 сәгатьтә.

Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын. Сабантуйлар буыннарга дәрт, йөрәкләргә кодрәт, куәт, җаннарыбызга тынычлык иңдерсен. Ил-җиребезгә иминлек, күгебезгә сафлык, өметләр аклансын, тормышларыбыз һәрчак ямьләнсен.

Сезне Сабантуй мәйданында көтеп калабыз.


Олы хөрмәт белән “КАМА”лылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй