Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кар илендә Сабан туе

Бүген Кариле авылның җыены узды. Авылның эшмәкәрләре оештырган әлеге бәйрәм чын Сабан туе кебек милли рухта үтте.

Мәйдан кешеләр белән көндезге өчтә тула башлады. Биредә балалар өчен күңелле уеннар, зурлар өчен ярышлар булып торды. Күпсанлы кибетләр һәм аттракционнар бертуктамый эшләде.

Яңгыр башлангач, мәйдан тулысынча бушап калса да, болытлар китүгә үк бар халык кереп качкан машиналарыннан йөгереп чыкты. Яңгырдан соң кеше саны гөмбә кебек үсте, мәйдан тулды. Кунаклар Илназ Гариповка, Лилия Хәйруллинага кушылып җырлады. Кариле авылы җыены дип аталса да, башка авыллардан килгән кешеләр әлеге авыл халкыннан да күп иде. Андыйларны Кариле халкы зурлап кунак итте, үзе дә рәхәтләнеп күңел ачты.

Бәйрәмнең урыны уңышлы, иркен, ләкин чүп савытлары булмау кунаклар өчен уңайсызлыклар тудырды, бәйрәмнән соң попкорн, коктейльләр, туңдырма савытлары ятып калды.

 

Миләүшә Гафурова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй