Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Карадуган авылы үзешчәннәре Хәбир Ибраһимның “Хатыным – алтыным” комедиясен тәкъдим итте

2014 ел Мәдәният һәм сәнгать елы кысаларында 26 нчы апрель көнне Балтач районының Карадуган авылы үзешчәннәре авылдашларына һәм якын-тирә авыл халкына Хәбир Ибраһимның "Хатыным - алтыным" дип аталган сәхнәләштерелгән комедиясен тәкъдим иттеләр.

Тамашачы залы тулы булуы халыкта зур кызыксыну булганлыгын күрсәтте, урын булмау сәбапле басып караучылар да кайтып китмәделәр. Тамашада Мингазиз ролендә - Сәгьдиев Раил, Мәдинә - Гәрәпшина Римма, Хәбибулла (Хабл) - Бәхтияров Фәрит, Геннадий образын - Юсупов Рушат, Өмама - Минишева Тәнзилә, Рабига ролендә - Камалиева Шәмсияләр уйнадылар. «Фидәил Хайруллинның матур койләре, мәгънәле җырлары, рольләрне өйрәнү вакытында һәр киңәше безгә алтын бәһасенә тиң булды», - дип уртаклаштылар үзләренеӊ шатлыкларын артистлар. Бу җыелма коллективныӊ инде бишенче әсәрне сәхнәләштерүе икән. Узган ел "Әстәгафирулла" спектакле белән район күләмендә җиңү яулап, Гран-при отканнар. Театр куйган "Әлепле артистлары", "Кодаң булса генерал", "Итәкле кияү" спектаклен күпләр әле дә сагынып искә алалар. Карадуган мәдәният йорты җитәкчесе Рүзилә ханым Гәрәпшина бу төркемне мактап туя алмый. Ел да Карадуган халкына бер спектакль куярга тырышабыз, халык бик яратып, көтеп ала, ди җитәкче. "Хатыным - алтыным"ны да халык алдына чыгарганчы, бер - ике ай репетиция ясап, шактый осталык җыйганнар артистлар. Сәхнә атрибутлары да килешле. Мингазизне уйнаган Раил Сәгьдиев, Генадийны уйнаган Рушат Юсупов, Мәдинәне уйнаган Римма Гәрәпшина тамашачыны уйланырга, гыйбрәт алырга этәрде. Ә Хаблны уйнаган Фәрит Бәхтияров сәхнәгә чыгу белән тамашачылар рәхәтләнеп көлделәр. Кыскасы, автор әйтергә теләгән фикер тамашачының йөрәгенә үтеп керердәй башкарды артистларыбыз. Артисларга иҗади уңышлар, яраткан тамашачылар һәм район сәхнәсендә югары урыннар алуларын телисе кала. Афәрин, егетләр, кызлар!

Фотолар авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250