Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Карадуганлыларның тыкрыкта булган хәлләрен күрдегезме?! (+фоторепортаж)

Комедиянең беренче минутларыннан халык рәхәтләнеп көлеп, чын күңелдән алкышлап карады бу тамашаны

Җомга кичендә район мәдәният йорты сәхнәсендә Карадуган балалар бакчасы коллективы һәм әти-әниләре катнашында Зөлфәт Хәкимнең "Тыкрыкта булды бу хәл" дигән спектакле сәхнәләштерелде. Әлеге комедияне карарга теләүчеләр аз түгел иде, халык клубка агылды, аннан инде алкышлар аша спектакль башлануын теләде. 

Комедиянең беренче минутларыннан халык рәхәтләнеп көлеп, чын күңелдән алкышлап карады бу тамашаны. Рольләрне башкаручылар шуның кадәр булдырып уйнадылар, аларны гади авыл кешеләре дип әйтеп тә булмый иде. Күпме сәләтләр югалып ятканлыгына шаһит булдык бу кичтә.

Әлеге спектакль башта Карадуган сәхнәсендә куелды, җомга кичендә инде Балтач сәхнәсендә дә аны карарга насыйп булды. Районыбыз халкына шуны гына искәртәсе килә, кабатлап куйсалар да яңадан барып карарлык, рәхәтләнеп көлеп, күңел рәхәтлеге алып кайтырлык!. 

Әлеге комедияне сайлауда һәм сәхнәгә куюда зур өлешләре кергән Зөһрә Бәдретдинова һәм Илһамия Васильевага, рольләрне башкаручы Гүзәлия Әхмадуллина, Рамил Галәлетдинов, Чулпан Гарифуллина, Алмаз Бәширов, Эльмира Галимова, Рамил Рәхимов, Лилия Камалиева һәм Раил Сәгъдиевка барлык тамашачылар исеменнән зур рәхмәтләрне ирештерәсе килә. Әлеге комедияне яңадан сәхнәдә күрербез дип ышанып калам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев