Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Карлыгач”ка чын Кыш бабай килгән?

Яңа елны каршы алырга да санаулы көннәр калып бара.

Бәйрәм якынлашуын ялт-йолт янучы утлар, сыннар белән матур итеп бизәлгән территорияләр бер искә төшерсә, Кыш бабай һәм Кар кызы күчтәнәчләре тагын бер кат бәйрәм рухы бүләк итә.

Балтач бистәсенең 3нче номерлы балалар бакчасы коллективы һәр бәйрәмне үзенчәлекле итеп уздыруы белән мактауга лаек. Күптән түгел бакчабызга чын Кыш бабай килеп, сабыйларыбызны бүләкләре белән куандырды. Балаларның хис-кичерешләрен сүзләр белән генә аңлату кыен. Рәхмәт сезгә тәрбиячеләребез, тырыш хезмәтегез, бай фантазиягез, балаларыбызны чиксез яратуыгыз өчен.


Фәридә Низамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш бабай