Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Картая мени соң йөрәк?! (+фото)

29 августтан 12 сентябрьгә кадәр "Наз" бүлекчәсендә тернәкләндерү узганда биредә бик матур концертка тамаша кылдык.

Анда милли киемнәрдән татар, удмурт, рус, мари халкының фольклор биюләрен карадык. Әлеге чыгышлар Чепьяда яшәүче күпмилләтле халыкның дус-тату булуын чагылдырды. Китапханәдә эшләүче Залия Зиатдинова белән Чепья мәдәният йортының яңа директоры Раннур Әүхәдиев "Җиләкле җәй" җырын бик матур башкардылар. Баянчы Николай Алексеев безне үзе язган җырын башкарып таң калдырса, сәнгать җитәкчесе Евгения Михайлова удмуртча җырлар аша күңелләргә үтеп керде. "Наз" хезмәткәрләре Ольга Тукаева, Наталия Аськеева, Аля Миронова, Дмитрий Щербаков һәм 8-10 сыйныф укучылары башкаруындагы биюләр күңелләрне җилкендереп җибәрде. Концертны "Наз" бүлекчәсе мөдире, "Нечкәбил" конкурсында катнашучы Тәнзилә Зәкиева оештырган иде. Әлеге чарадан соң йөрәкләр яшәреп киткәндәй булды. Шуңа да ихлас рәхмәтләрне ирештерәсе килә.

Валентин Прокопьев.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250