Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Картаймагыз әле, ветераннар! (+фоторепортаж)

Баянга кушылып җырлау, тальян моңнары, төрле уен коралларында башкарылган милли көйләр, күмәк дәртле биюләр, күңелләрне кузгатырлык шигъри тәлгәшләр, фольклор ансамбльләр чыгышы, күз явын алырлык милли киемнәр һәм сәхнә костюмнары - район мәдәният үзәгендә 24 май кичендә булган ветераннарның "Балкыш" район бәйгесенең йомгаклау концертының бүләге иде.

Бүләк! Әйе, чын мәгънәсендә, ветераннарыбыз тарафыннан әзерләнгән олы бүләк иде бу концерт. Гадәттә, бәйрәм һәм концертларда тамашачы ролендә залда гына күреп күнеккән ветераннарыбызның дер селкетеп сәхнә тотулары үзе бер горурлык һәм сокланырлык күренеш булды. Үз үрнәкләрендә җыр-моң, бию һәм нәфис сүзне бар нечкәлекләре белән башкару осталыкларын күрсәттеләр алар. Әйтерсең лә, вакыт ярты гасыр элек бер мизгелгә тукталып калган да, ветераннарыбызны яшьлек елларына алып кайтып, иңнәренә канатлар куйган...

"Канатлар куйдың, сәхнә" дип исемләнгән бу концерт республика күләмендә игълан ителгән «Балкыш» фестивале кысаларында оештырылган иде. Бәйге иң актив үзешчән сәнгать коллективларын һәм талантлы ветераннарын ачыклап кына калмый, ә аларны бер сәхнәгә дә җыя. Авыл җирлекләрендә соңгы айларда өлкәннәребез катнашында барган концертларда жюри һәм тамашачы тарафыннан югары бәя алган чыгышлар сайлап алынган иде. Өлкәннәр арасында сигезенче, хәтта тугызынчы дистәләрен башлап та, көр тавышларын, моңнарын югалтмаган Норма авыл җирлегеннән Зөлхәбирә Шәрәфетдинова, Түбән Кенәдән Нәүфәл Лотфуллин, Кариледән Зилирә Әхкәмова кебек кабатланмас һәвәскәрләребез район мәдәнияте тарихында үз урыннарын алып торалар. Шулай ук Комзаводтан Халисә Нәҗипова, Нөнәгәрдән Илсияр һәм Наил Фәсиховлар, Пыжмарадан Юныс Закиров, Гөлфирә Җиһаншина, Арбордан Әкълимә Хәбибуллина, Сәрдектән Рәмзия Әсхәдуллина, Кунырдан игезәк уллары белән чыгыш ясаган Зөлкәфир Зиятдинов, Нормабаштан Зөлфия Сафина, Нормадан Тәлгать Сабиров кебек җырчылар, Балтачтан Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Килидән Гүзәлия Фәйзрахманова, Бөрбаштан Камил Шакиров, Шодадан Фәния Әхмәдуллина, Карадуганнан Тәнзилә Минишева, Шеңшеңәрдән Флера Галиева, Сәрдектән Валентина Закирова, Нормадан Галия Шәмсетдинова кебек тирән эчтәлекле, Бөек Ватан сугышы темасын яктырткан, халыкчан, хисле шигырьләр башкарган нәфис сүз осталары, Балтачның "Сүнмәс дәрт" җыр һәм бию, Чепьяның "Туганай", Кече Лызи, Салавыч, Норма, Куныр, Сәрдек, Арбор мәдәният йортларының фольклор ансамбльләре һәм Кенәбашның тальянчылары, Бөрбашның инструменталь дуэты, Яңгулдан Рүзилә Габдрахманованың тальянда уйнавы, Шеңшеңәрдән Нурзалия Гарифҗанованың аңа кушылып биегән Чабата биюе тамашачының көчле алкышларына күмелде. Нурзалия ханым күптән түгел генә Наил Фәсихов белән "Түгәрәк уен" республика фольклор фестивалендә Чабата биюе белән катнашып, икенче дәрәҗә Лауреат Дипломына лаек булып кайттылар. Әлеге бүләкне аларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов тапшырды. Ул ветераннарыбызга район башлыгы һәм Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров исеменнән ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Бу концертныӊ югары сәнгать дәрәҗәсендә, һәркемнеӊ күӊеленә үтеп керерлек матур чара булуын билгеләп үтте.

Шушындый мәшәкатьле көннәрдә халыкның күңел канатларын сындырмыйча, рухи азык биреп, район сәхнәсен җыр-бию, уен-көлке белән тутырган сәхнә ветераннарыбызга һәркайсына рәхмәт белдерәбез, алга таба да иҗат уңышлары теләп калабыз. Концертны алып барган Нормадан Асия Шәрипова һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Әминов, оештыруда көче кергән район мәдәният үзәге хезмәткәрләре хезмәте дә хөрмәткә лаек. Әлеге язманы Галия Шәмсетдинованың үзе иҗат иткән "Ветераннар" шигырендәге юллар белән тәмамлыйсым килә:
Картаймагыз әле, ветераннар!

Җырланмаган әле күпме җырлар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250