Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кайда безнең кыйбла?!

И Ходаем, берүк кичерә күр, Гөнаһ кылма әйткән сүзләрем. Гафу сорыйм, әүвәл, тәүбә, тәүбә, Андый түгел иде теләгем. Янә килеп күрсәт әле юлын, Кайда соң ул безнең кыйбла?! Динебездән язмас өчен, зинһар, Тоттыр әле коръән кулыма. Сәерсенеп карый күрмә инде, Ач та укы, бар бит, диярсең, Җибәр әле миңа хак,...

И Ходаем, берүк кичерә күр,
Гөнаһ кылма әйткән сүзләрем.
Гафу сорыйм, әүвәл, тәүбә, тәүбә,
Андый түгел иде теләгем.

Янә килеп күрсәт әле юлын,
Кайда соң ул безнең кыйбла?!
Динебездән язмас өчен, зинһар,
Тоттыр әле коръән кулыма.

Сәерсенеп карый күрмә инде,
Ач та укы, бар бит, диярсең,
Җибәр әле миңа хак, асылын
Шикләнмәсен өчен йөрәгем.

Үзебезчә булсын, татарныкы,
Анык булсын әдәп-кагыйдә.
Үтәлерлек булсын әйткәннәрең,
Сабый белән йөзгә җиткәнгә.

Пәйгамбәрем (с.г.в.), син дә ачуланма,
Ишек каккан өчен оҗмахка.
Бармак янап бер ишарә яса,
Утырсыннар әле почмакка.

Каян чыккан гадәт, кемнән рөхсәт,
Кара инде нинди галәмәт.
Әби-бабайларны рәнҗетмичә,
Кемгә кылыйк бүген гыйбадәт.

Бар да укымышлы хәзер бездә
Нык буталчык, төрле матбугат.
Болай барса, югалтырбыз кебек,
Юкка чыгар Синең тәгълимат.

Шикләнмәгез, мин таныймын Сезне,
Алда күрәм иман яктысын.
Милләтемнең киләчәге борчый,
Татымасын тәмугъ ачысын.

Фидаил Хәйруллин,
Карадуган авылы.

Фото: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250