Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кайгыга салма!

Нигә усалландың син, язмыш? Һәр таңыма бирдең кайгылар. Сагышларны ничек күтәрим? Елый-елый күзләр талдылар.

Гомер бит бер генә бирелә,
Килә минем көлеп яшисем.
Нигә балаларны ятим итеп,
Алдың оныгымның әтисен?
Олы кайгы, ачы хәсрәткә
Бөтен авыл халкы тетрәнде.
Бер башка күп була түгелме?
Инде дүрт фаҗига теркәлде.
Түзә диеп син кайгыга салма,
Сабыр капчыкларым тишелде.
Елый-елый күз яшьләрем кипте,
Тормыш юлым кабат ишелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250