Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Казан егетләре"ндә үзгәрешләр: "Ызгышуга урын юк"

“Казан егетләре” төркеме 2021 елга зур яңалыклар белән керде. Төркемдә кабат үзгәрешләр.

“Казан егетләре”ндә иң озак эшләүче җырчы Айдар Әгъләмов белән аралашып алдык.

- Айдар, төркемдәге егетләр ни өчен китте? Сүзгә килмәгәнсездер бит?

- Сер түгел, 2020 ел артистлар өчен бик авыр һәм катлаулы ел булды. Сүз дә юк, пандемия бөтен кешегә дә кагылды, шулай да безнең эш нәтиҗәсе ул – концертлар. Егетләр үзләрен башка өлкәдә сынап карарга булды. Ызгышуга урын юк. Бер-беребезне аңлап, башка егетләрне төркемгә чакыру турында уйлый башладык. Тормыш бер урында тормый, нинди генә авырлыклар кичермибез, шулай да без иҗатыбызны дәвам итәбез.

- Яңа составта кемнәр җырлый?

- Хәзер төркемдә, миннән кала, Айсаф Хаҗиев, Радик Шәрәфиев һәм баянчы егетебез Илназ Инсафов эшли. Яңа егетләр белән якынрак танышу өчен сезне инстаграммдагы рәсми аккаунтыбызга чакырабыз.

- Егетләр үзара дуслашып өлгердеме инде?

- Егетләр бик музыкаль, тырыш, шаян, уңай энергияле. Аллаһка шөкер, барыбыз да исән-саулар һәм бүген барлык көчебезне иҗатка бирәбез.

- Айдар, яңа составка кадәр башкарылган җырларның язмышы нинди булачак?

- “Казан егетләре”нең сез яратып өлгергән җырлары бүгенге көндә дә безнең репертуарда. Шулай ук яңа җырлар, яңа клиплар өстендә дә эшләр бара.

Эльвира ШАКИРОВА

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан егетләре