Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казан Кремле янында йөрәк формасында триколор ясаганнар

Гашыйклар көнендә Казан Кремле урнашкан калкулык битендә карда йөрәк формасында триколор ясап куйдылар.

Бу рәсемне экологик чиста буяу белән буяганнар.

«Бу үзеңнең сөйгәнеңә мәхәббәт белдерү өчен генә түгел. Без, патриотик оешма буларак, үз Ватаныбызга, илебезгә мәхәббәт белдерергә һәм йөрәк формасында триколор ясарга булдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев.

Һава шартлары бозылган очракта, әйләнә-тирә мохиткә зыян килмәсен өчен рәсемне экологик чиста буяу белән буяганнар.

Динар Бариев сүзләренчә, триколор килешеп куелган, оешма алдан гариза биргән һәм аны хуплаганнар. Карда йөрәк формасындагы триколорның күпме ятачагы һава шартларыннан тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гашыйклар көне Казан Кремле