Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казан – Россиянең иң җырлый торган шәһәре

Бу исем алуга Чиләбе, Түбән Новгород, Волгоград, Төмән, Ялта, Сочи, Калининград, Красноярск, Новосибирск шәһәрләре көрәшеп караган.

"Самый лучший день" җырлы комедиясен иҗат итүчеләр оештырган Россия күләмендәге чарада катнашкан 10 шәһәр арасында Казан да бар иде. Башкалада 10 октябрьдә үткән караоке-марафонда 3 меңнән артык кеше катнашып, алар бер үк вакытта "Самый лучший день" җыры белән Григорий Лепсның клибына да төшкән. Марафон нәтиҗәләре буенча, илнең 10 мегаполисы арасында Казан - иң җырлый торган шәһәр.
Иң җырлый торган шәһәр исеме өчен шулай ук Чиләбе, Түбән Новгород, Волгоград, Төмән, Ялта, Сочи, Калининград, Красноярск, Новосибирск шәһәрләре көрәшкән. Марафон кичә, ягъни Халыклар бердәмлеге көнендә Калининград шәһәрендә тәмамланган. Конкурс таләпләре буенча, караоке-марафонга иң күп катнашучыларны җыйган шәһәр җырлый торган кала дип игълан ителә. Казанда әлеге чарада 3 меңнән артык кеше катнашкан, һәм әле күптән түгел генә билгеле булганча, нәкъ менә Татарстан башкаласы төп бүләккә ия булачак - фильмда төп рольне башкарган Дмитрий Нагиев декабрь аенда шәһәр халкы белән бергә әлеге җырны башкарачак.
Казан каласы Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә ачыклаганча, әлегә җиңүчене рәсми рәвештә игълан итмәгәннәр, ләкин күренекле актер белән бергә "Самый лучший день" җырын башкару хокукы Казанга бирелгәнлеге мәгълүм, дип шатлык уртаклаша мэриянең матбугат хезмәте.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/
Фото: http://www.russia-ic.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250