Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казан Сабантуйларын урап кайткан, ярты гасыр элек ясалган сандык тарихы

1954 елның август аенда Чапшар авылының сигезьеллык мәктәбенә Таузар авылыннан бик чибәр Мөнирә исемле укытучы кыз килә.

Аны Вәфия әбинең әнисе Миңнегөл апа үзләренә йортка кертә. Чапшарның җырга-биюгә дә оста, бик тырыш балта остасы да булган Гарәфетдин бу кызга гашыйк була. Кичләрен гармунын култык астына кыстырып, су буйлатып кына чыгып Миңнегөл апайларның тәрәзәсенә чиртә ул. Гармунын уйнап Мөнирәсен кичке биләмгә чакыра. Шулай 1 ел очрашкач, өйләнешергә тәкъдим ясый. Тик Мөнирә апа: "Һай, минем кияүгә чыгарга сандыгым да юк бит әле", - ди. Гарәфетдин бабай үзе ялт итеп Мөнирә апага әлеге сандыкны ясап бирә! Шулай итеп алар 1955 елның сентябрендә кавышалар. Мәрданов Габделбәр абыйның әтисе Гани бабай аларга качып кына никах укый (ул вакытта дин тыелган була). Ике пар күгәрчен шул көннән бәхетле гомер юлына аяк басалар.

Чыганак: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сандык