Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казан циркында сугышкан филләрне Кырымга озатканнар

Казан циркындагы филләрне Кырымга, арысланнар яши торган “Тайган” сафари-паркына озатканнар. Дженни белән Магда анда махсус вольерда яшиячәкләр.

Белгечләр, циркта эшләгән хайваннарының психикасы беткән дигән фикергә килгән. Кырымда ял иттереп, аларны сәламәтләндермәкчеләр. Бу филләр 40 елдан артык дөнья буйлап тамаша күрсәтеп йөргән.

Әлеге филләрнең “Тайган” паркындагы тормышын 22 ел буе алар белән эшләгән дрессировщиклары Сергей Гулевич та килеп күргән һәм мондагы шартларны бик ошаткан.

Исегезгә төшерәбез, март ахырында цирк тамашасы вакытында Дженни белән Магда сугышкан иде. Сәбәбен – яз галәмәте, депрессия һәм көнләшү дип атадылар. Шушы хәлдән соң филләрнең берсе цирк хезмәткәренә һөҗүм итте.

Филләр турында 10 кызыклы факт

1. Филләрнең гомер озынлыгы 70 ел. Яхшы тәрбия һәм ашату булса, филләр 80 яшькә дә җитә икән. Аларның биеклеге – 4 метрга, озынлыгы – 7,5 метрга, ә авырлыгы 7 тоннага кадәр җитәргә мөмкин. 1956 елда Анголада 11 мең килограммлы, 3 метр 96 сантиметрлы фил очрый.

2. Филләрнең ике төре генә сакланып калган. Кайчандыр, 40 төр булса, хәзер Африка һәм Һиндстан филләре генә калган.

3. Филнең хортумы (хобот) 40 000 мускулдан тора.

4. Филнең зур колаклары организмны кондиционер кебек суыта. Аңа колагындагы кан тамырлары аша җылылык килә. Һава әйләнешен тизләтү өчен филләр һәрвакыт колакларын секлетеп торалар

5. Фил көненә 300 килограмм ризык ашый һәм 200 литрга кадәр су эчә ала.

6. Филләрнең йөклелек чоры 22 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Фил баласы туганда 100 килограммга җитә. Фил балаларының күзләре күрми һәм ул төк белән капланган була.

7. Филләр шатлык, кайгыны да, хәтта юмор хисен дә күрсәтә беләләр.

8. Африка филләре баскан килеш кенә йоклыйлар.

9. Филнең баш мие 5 килограммга җитә. Шуңа да аларны 60 командага өйрәтеп була. Фил музыка һәм рәсем белән шөгыльләнергә дә сәләтле.

10. Филләр юкка чыгарга мөмкин. Сәбәбе – сөягенең кыйммәт булуында. Алар “Кызыл китап”ка кертелгән.

 

Ватаным Татарстан

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: tverigrad.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цирк филләр

2
X