Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Казан утлары» журналы Covid-19 шартларында тиражын арттырган

«Чаян», «Казан утлары», «Безнең мирас», «Казань», «Татарстан» журналларының һәм «Татмедиа» холдингына караган 14 газетаның тиражы арткан.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында тиражларның кисәк кимүен булдырмауга ирешкән. 2020 елның икенче яртыеллыгында газета-журналларның гомуми тиражы 225,7 мең данә тәшкил иткән. Бу узган елның шул чорына карата 94,2 процент дигән сүз.

Шул исәптән, подпискага ярдәм итү буенча комплекслы чаралар күрү нәтиҗәсендә дә тиражларның кисәк кимүенә юл куелмаган. Аерым алганда, «Татмедиа» АҖ басмаларына онлайн язылырга, аларны метрода вендинг аппаратларында яки Daily киоскларындагы стендлардан сатып алырга мөмкин.

Моннан тыш, Бөтенроссия газета-журналларга язылу декадалары вакытында «Татмедиа» үз басмаларының каталог бәясенә 5 һәм 10 процентлы ташламалар тәкъдим иткән, газета-журналлар исә «Россия почтасы» федераль дәүләт унитар предприятиесе тарифыннан 25 процент күләмендә ташлама алган.

«Татмедиа» шулай ук редакцияләрнең конкурс чараларына чыгымнарын компенсацияләгән, ә ТР Дәүләт Советында «Подписка бүләк ит» акциясе узган.

Шул ук вакытта, кайбер басмалар пандемия шартларында тиражларын арттыруга да ирешкән. Әйтик, «Нижнекамская правда» тиражы — 28,5, «Туган як» — 18,8, «Теләче» газетасының – 7,6, «Казанские ведомости» газетасының – 1,9, «Казан утлары» журналының тиражы 2,4 процентка арткан.

2019 ел белән чагыштырганда, «Чаян» журналы үзенең тиражын — 8,7, «Казань» журналы — 2,7, «Безнең мирас» журналы 2,7 процентка арттырган. «Татарстан» журналы тиражын элеккеге дәрәҗәдә саклаган.

Фото: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка нәшрият Казан утлары