Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Казан утлары» журналы кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады

«Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел», — дип саный «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). «Казан утлары» журналы яңа төрле — кесә форматындагы татарча китаплар чыгара башлады. Бу сериядәге беренче китап — Нәбирә Гыйматдинованың «Уйламаган көнем юк» повесте.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков китапларның яңа форматы турында сөйләде.

«Без, берничә параметрны үзгәртеп, яңа форматта китап чыгарырга уйладык. Ул кызыклы һәм уку өчен уңайлы булырга тиеш. Иң мөһиме — без кирәкле форманы таптык, китап кесәгә сыя. Кеше хәзер телефон кулланырга өйрәнгән, китап та аннан зур булырга тиеш түгел. Формат юлда барганда укып алу өчен бик җайлы. Poking book (кесә китабы) — дөньяда иң киң кулланылган формат. Татар кешесенә татар китабын яңа форматта тәкъдим итәбез», — диде ул.

Шамил Садыйков китапның икенче үзенчәлеген дә атады, ул — китапның интерактив булуы. Китапта күрсәтелгән QR-кодны кулланып, укучы китап турында фикерләшүгә Instagram битенә күчә алачак.

Генераль директор беренче китап өчен иң популяр автор — Нәбирә Гыйматдинова сайлануын әйтте. «Без «Казан утлары» журналы кысаларында аның кызыклылыгын тикшереп карадык. Укучыларның кызыксынуын сизгәч, шушы авторда тукталырга булдык», — ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казан утлары