Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казанда 25 июльдә "Мин күкне сайлыйм!» дигән авиабәйрәм уздырылачак

Бәйрәм барышында 30га якын самолет һәм вертолет җәлеп ителәчәк. Чарада ике атаклы пилот төркем – «Русь» һәм «Стрижи»катнашачак.

Башкалабызда 25 июльдә «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм! Россия һава флоты көненә багышланган тантаналы чара. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм барышында 30га якын самолет һәм вертолет җәлеп ителәчәк, алар арасында Россия Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе ДОСААФ Татарстан Республикасы Үзәк аэроклубы һәм Казан вертолет заводы карамагындагы һава суднолары булачак.

Чарада ике атаклы пилот төркем – «Русь» һәм «Стрижи» катнашачак. «Русь» «Л-39 өйрәнү-тренировка самолетларында чыгыш ясый», ә "Стрижи" исә  МиГ-29 күпмаксатлы истребительләрен куллана.

Бәйрәм көнендә балалар өчен модель түгәрәкләре, парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, төрле мастер-класслар һәм концерт программасы оештырылачак. Татарстан авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, балалар өчен күңел ачу программасы һәм һөнәри юнәлеш бирү аллеясы эше планлаштырылган.

Чараны оештыручылар-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ. Бәйрәм 15 сәгатьтә башлана.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авиабәйрәм самолелар узышы