Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казанда хәзерге көннәрдә Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының дөнья финалы бара

Казанда FICTSChallenge Спорт киносы һәм телевидениесе XXXIII чемпионатының дөнья финалы башланып китте. Моңарчы әлеге чара Италиядә уза торган булган.

Шунысы кызык: чемпионат финалының Казанда үтүенә әллә кызыгып, әллә көнләшеп караучылар да юк түгел икән.

- Кабаттан Казанга - Россиянең спорт башкаласына килүемә мин бик шатмын. Казан кино өчен еллык нәтиҗә ясау урынына әверелде. Спорт һәм мәдәният һәрвакыт җиңәргә тиеш, - дип белдерде журналистларга матбугат очрашуында Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара федерациясе Президенты Франко Аскани.

Чарага кунак буларак Россия Дәүләт Думасы депутаты, иң югары авырлыкта чыгыш ясаган профессиональ боксчы, Россиянең туплы хоккей федерациясе вице-президенты Николай Валуев та килгән. Аның фикеренчә, фильмның кайсы спорт төренә багышлануы мөһим түгел. Иң мөһиме - шушы спорт төре ярдәмендә кешенең үсеш процессын күрсәтү.

Танылган спортчы Казан белән соклануын да яшермәде. "Казан - спортны тарту көченә ия шәһәр. Беренче зур имтиханын шәһәр Универсиада вакытында узды. Бу шәһәр бик үзенчәлекле. Казанга, ким дигәндә, елына 2-3 тапкыр киләм", - дип сөйләде Николай Валуев.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://www.ficts-kazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250