Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казанда Шәһәр көнендә нинди чаралар узачак?

Чаралар программасында – яктылык тамашасы, ачык һавада опера фестивале һәм Санкт-Петербургтан мимлар театры.

Татарстан Республикасы Көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итүдә казанлыларны үзенчәлекле бәйрәм программасы көтә. Программада – конкурслар, фестивальләр, ут тамашалары, Казан актерлары һәм Петербург мимнары чыгышы һәм башкалар.

30нчы августта «Казан» гаилә үзәге янында узачак кичке концертның хедлайнерлары Brainstorm һәм Cream Soda төркемнәре, шулай ук татар башкаручылары Ришат Төхвәтуллин һәм Фирдүс Тямаев булачак. Планлаштырылган чаралар турында тулырак мәгълүмат белән бүген Казан башкарма комитетының эшлекле дүшәмбесендә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов бүлеште.
Әдәби марафон, фотокүргәзмә һәм халык караокесы

Казанда бәйрәм чараларының чиратын шәһәр ишегалларында һәм җәмәгать киңлекләрендә уза торган «Безнең команданың тавышы - безнең ишегалды тавышы» халык караоке бәйгесе ачты. 16-нчы августта старт алган конкурс 30-нчы августта «Казан» гаилә үзәге каршындагы төп сәхнәдә җиңүчеләрнең финал чыгышлары белән тәмамланачак.

Моннан тыш, атна дәвамында һәр районда Республика һәм шәһәр көненә карата тематик чара узачак: 26-нчы августта – «Крылья Советов» паркында, 28-нче августта – Совет мәйданы скверында. Район бәйрәмен шулай ук 30-нчы августта Тимер юлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйданда һәм Зорге урамындагы 121-нче номерлы йорт ишегалдында уздырачаклар, дип сөйләде А.Абзалов. Район чаралары якынча 17:00 сәгатьтә башланачак.

25-нче августта, шагыйрь Муса Җәлил искә алу көнендә, 12:00 сәгатьтә 1 Май мәйданында «Безнең каһарманнар» әдәби марафонына чәчәкләр кую һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү белән йомгак ясалачак.

Ә 27-нче августта төп җәяүлеләр урамы Бауманда «Быть...» күргәзмәсе ачылачак. «Экспозиция бүгенге Казанның төрле милләт кешеләре яши торган шәһәр булуы турында сөйләячәк. Төрле халыкларның 39 вәкиле Казан алар өчен нәрсә аңлатуы һәм алар үзләрен казанлылар итеп тою-тоймаулары турындагы сорауларга җавап бирде, – дип сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы. – Әлеге кешеләрнең һәркайсы артында кадр артында калган төрле тарихлар тора». Күргәзмә өчен фоторәсемнәрне Татарстанның әйдәп баручы осталарыннан берсе Евгений Канаев ясады.

Яшь казанлыларның биш иң яхшы этно-бизнес-проекты ярдәм алачак

28-нче августтан 30-нчы августка кадәр 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Татарстанның Милли китапханәсендә Республика күләмендәге «ЭтноСтартапФорум» узачак. А.Абзалов аңлатканча, бу яшь эшмәкәрләрне һәм аларның инициативаларын ачыклау, аларга ярдәм итү һәм алга җибәрү мәйданчыгы. Форум милли компонентлы продукция җитештерү аша Россия халыклары мәдәниятен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлтелгән.

"Форум кысаларында мастер-класслар узачак, бизнес-очрашулар, кураторлар белән эшләү, инвесторлар белән эшләү, онлайн-мәйданчыкка чыгу һәм этнопродукция актуальлеге буенча воркшоплар оештырылачак, – дип өстәде мәдәният идарәсе башлыгы. – Уку нәтиҗәләре буенча 30-нчы августта жюри каршында иң яхшы проектларны яклау булачак. Биш проект авторлары үз брендын һәм бизнесын үстерүгә ярдәм алачак".

Республика һәм шәһәр көнендә эшләүче яшьләр «Безнең заман» фестиваленең традицион гала-концертында чыгыш ясаячак. Чара Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда 13:30 сәгатьтә узачак.

Спорт ярышларын яратучылар өчен 28-30-нчы августта Казансу акваториясендә мотосерфинг буенча ярышлар узачак.

Мотоциклчылар колоннасы һәм гармунчылар флешмобы

Бәйрәмне уздыруның төп мәйданчыгы 30-нчы августта «Казан» гаилә үзәге янындагы территория булачак. 9:30 сәгатьтә монда «Ике Кремль» мотофестивале старт ала. Программада – мотофристайл шоу һәм «Хитобой» төркеме чыгышы. Фестивальдә катнашучылар мотоциклчылар колоннасы белән 1 май мәйданына кадәр барачак, ә аннары ипподромда булачак. Мотойөрешне шәһәрнең үзәк урамнарында 15:00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.

Шәһәрнең һәр районында бәйрәм чараларын «Балачак шәһәре» проекты кысаларында мәгариф учреждениеләре үткәрәчәк, дип хәбәр итте А.Абзалов. Мастер-класслар, спорт ярышлары, концертлар һәм башка вакыйгалар Авиатөзелеш районының Симонов ур., 12а адресы буенча Мәктәптән тыш эшләр үзәге каршында, Окольная ур., 23 адресы буенча урнашкан «Заречье» мәктәпкәчә белем бирү үзәге каршындагы мәйданда, яңартылган Авангард урамындагы скверда, Пионер ур., 10 адресы буенча урнашкан «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге каршында һәм Горки-Әмәт урманында узачак. Барлык чараларның башлану вакыты – 10:00 сәгатьтә.

Галиәсгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда 11:00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты республика бәйрәме башлана. Бәйрәм гармунчылар флэшмобы белән дәвам итәчәк. Алар Камал исемендәге театрдан китеп, Бауман урамы буйлап узачак һәм 1 Май мәйданына күтәреләчәк, анда барлык яраткан халык җырларын уйнаячаклар. Колоннада катнашучылар Казан Кремленең Спас манарасына күтәреләчәк Tat Cult Fest, ат чабышлары һәм Иске Татар бистәсендә инклюзив спектакль

12:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда «Милли кием» милли костюм фестивале башлана, фестиваль турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча укырга мөмкин.

14:00 сәгатьтә Казан Кремлендә мәдәният, тарих һәм заманча сәнгать өлкәсендә актуаль юнәлешләрне тәкъдим итәчәк Tat Cult Fest шәһәр мәдәнияте һәм сәнгате фестивале старт ала. Фестивальнең хедланерлары булып танылган җырчылар Аигел, Elektro Hafiz, Гвидо Мебиус, Vatannar һәм башкалар торачак.

Иске Татар бистәсендә Каюм Насыйри урамында бәйрәм чаралары шулай ук 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итте А.Абзалов. Биредә ЮНЕСКО эгидасы астындагы «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгате фестивале узачак, анда Россия һәм якын чит илләрдән 600 җырчы һәм биюче катнашачак. Моннан тыш, «Э-моция» инклюзив студиясе шәһәр халкына инклюзив спектакль тәкъдим итәчәк.

Шул ук вакытта ипподромда ат спорты бәйрәме башлана, аның программасында ТР Президенты һәм Казан Мэриясе призларына ат чабышлары, күңелле концерт программасы һәм кыйммәтле бүләкләр уйнату булачак.
Опера фестивале, Brainstorm, Cream Soda һәм музыкаль фейерверк

Кичке бәйрәм программасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган «Казан тавышы» дип аталган яңа проекттан башланачак.

«20:00 сәгатьтә без казанлыларны һәм башкала кунакларын Мэрия бинасы янына чакырабыз. Биредә Казан театрлары, шулай ук Санкт-Петербургтан килгән урам мимнары театры артистлары балконнарда уникаль шигъри перформанс күрсәтәчәкләр, рус һәм татар шагыйрьләренең иң танылган әсәрләреннән өзекләр укыячаклар, – дип сөйләде Мәдәният идарәсе башлыгы. – Тамашачылар бинага турыдан-туры юнәлтелгән яктылык тамашасы аркасында спектакль атмосферасына чумачаклар». Шул ук мәйданчыкта, А.Абзалов сүзләренчә, «Саумы, Казан» конкурсына йомгак ясаячаклар һәм финалистларны – шәһәрдәге иң яхшы хикәя авторларын игълан итәчәкләр.

20:00 сәгатьтә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда Россия халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры оештырган «Казан көзе» ачык һавада традицион опера фестивале узачак. Классик композицияләрне зур театр солистлары Дмитрий Чеблыков (баритон) һәм Мария Баракова (меццо-сопрано) башкара.

18:00 сәгатьтән «Казан» гаилә үзәге янында зур бәйрәм концерты программасы башлана, ул 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Программада танылган җырчылар катнашачак: Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Brainstorm һәм Cream Soda төркемнәре.

22:00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә бәйрәм шәһәре күген салют залплары бизәячәк.

Бәйрәм мәйданчыкларында азык-төлек товарлары, халык кәсепләре эшләнмәләре һәм сувенир продукциясе белән сату оештырылачак.

Казан Мэры Илсур Метшин барлык чараларны да куркынычсызлык чараларын һәм санитар-гигиена таләпләрен үтәү белән үткәрергә кушты. Исегезгә төшерәбез, бәйрәм вакытында халыкның куркынычсызлыгын Росгвардиянең 1400 полиция хезмәткәре һәм хәрби хезмәткәрләре тәэмин итәчәк, дип яза Шәһри Казан.

Чыганак: kzn.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 30 август бәйрәм программасы