Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казанда тантаналы чара узды

Бүген “Ата-ана даны” орденына һәм “Ана Даны” медаленә лаек булган күпбалалы, тәрбиягә бала алган райондашларыбыз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга китте

5 март көнне районнан бертөркем делегация башкалабыз Казанда, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узган тантаналы чарада катнашты. Биредә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” дигән республика конкурсының нәтиҗәләрен игълан итү булды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, җиңүчеләрне бүләкләде, барча ханымнарны-туташларны күркәм бәйрәм – Хатын-кызлар көне белән котлады. Делегация составында әлеге бәйгедә катнашып, уңышлы чыгыш ясаган Карадуганнан Фирая Зыятдинова, Балтачтан Фаил Габдрахманов, Нөнәгәрдән Зөлфидә Тлякова, Чепьядан Римма Кузнецова, Кариледән Гөлсем Миңнебаева, Улисьялдан Татьяна Кузьмина, шулай ук илебезгә герой ул үстергән, Россия герое, очучы Олег Исаевның да әнисе бар иде.

Бүген “Ата-ана даны” орденына һәм “Ана Даны” медаленә лаек булган күпбалалы, тәрбиягә бала алган райондашларыбыз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел хатын-кызы