Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казандагы «Ак калфак» форумында Балтач районы мактап телгә алынды

Казанда «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының дүртенче форумы ачылды. Өч көнгә исәпләнгән форум быел Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган көннәргә туры килде. Шуңа күрә дә Казан кунаклары 26 апрельне тулысынча бөек татар шагыйренең юбилее уңаеннан оештырылачак тантаналы чараларга багышларга ниятли. Пленар утырыш, мәдәни программа 25 апрельгә билгеләнгән. Ә аңа...

Бөтендөнья татар конгрессы канаты астында эшли торган «Ак калфак» оешмасының җитәкчесе Кадрия Идрисова сүзләренчә, форумның максаты - татарлар яшәүче төбәкләрдә һәм илләрдә татар хатын-кызлары хәрәкәтен җәелдерү, милли тормышны җанландыру, халкыбызның традицияләрен саклау, аларны яшь буынга тапшыруда җаваплылыкны арттыру.


«Ак калфак» оешмасы җитәкчесе фикеренчә, соңгы елларда Татарстан районнарындагы «Ак калфак» бүлекчәләре шактый гына тырышлык күрсәтә. Киләчәктә күбрәк күчмә утырышларга игътибар биреп, уңышлы тәҗрибәләрне өйрәнергә планлаштырыла. Быел җәй, мәсәлән, Әлфия Афзалова исемендәге фестиваль оештырылганда Актаныш районында «Ак калфак»ның өч көнлек күчмә утырышын уздырачаклар. Шулай ук быел тагын бер күчмә утырышны Башкортстан кабул итәчәк. «Узган ел без Татарстанның Балтач районындагы шәҗәрә бәйрәмен күреп сокланган идек. Тамырларны, шәҗәрәне белү-өйрәнү бүген татар халкы өчен катлаулы мәсьәләгә әверелде.

Кызганычка, хәзерге балалар җиде буынын гына түгел, хәтта әби-бабасының да исемнәрен белми. Һәр кешенең кебек, гомумән, һәрнәрсәнең бай шәҗәрәсе бар - безнең халкыбыз сабыйларны салып тибрәткән бишекнең дә, килен сандыгының да, хатын-кызларыбыз кигән калфакның да. Аларның тарихын без белергә тиешбез. Тамырсыз чәчәк, һичшиксез, корый, тамырларын белмәгән милләт тә юкка чыгуга дучар була. Татарлар яшәгән һәр җирдә шәҗәрәне өйрәнүгә игътибар итәргә, бу уңайдан шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәрә башларга кирәк», - дип өндәде Кадрия Идрисова.


«Без җырлашып күңел ачарга җыелмадык. Безгә нәтиҗә кирәк: җитди сөйләшүләр үткәреп, киңәшләшеп, тәҗрибә уртаклашып, тәкъдимнәр кертеп, бу очрашудан соң һәркем үз төбәгенә кайтып, җиң сызганып эшкә керешерлек булсын. Югыйсә, әле һаман да кайберәүләр «Ак калфак» эшчәнлегенең мәгънәсен аңлап бетерми кебек», - диде Кадрия Идрисова форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/56873-kazanga-ak-kalfaklar-%D2%97yieldyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250