Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казанның төп чыршысы Россиядә иң матурларның берсе булды

Сораштыруда катнашучыларның 63%ына «Казан» гаилә үзәге янындагы бәйрәм чыршысы ошаган.

Казанның төп чыршысы иң матур Яңа ел гүзәлләре исемлегенә керде. Бу хакта SuperJob сервисының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әйтик, сораштыруда катнашучыларның 63%ы Казандагы бәйрәм чыршысын белән соклануын, 13%ы үз канәгатьсезлеген белдерде, ә калганнары сорауга җавап бирә алмады.

Рейтингта беренче урынны Уфадагы төп чыршы алды - биредә шәһәрлеләрнең 66%ы Яңа ел гүзәленнән канәгать булуын белдергән. Лидерлар өчлеген Воронежның бәйрәм чыршысы йомгаклый (62%).

Барыннан да бигрәк Волгоград һәм Санкт-Петербург халкы үз шәһәрләрендәге яңа ел чибәрлегеннән канәгать түгел.

Беренче очракта бәйрәм чыршысы бары 41% кына, ә икенчесендә — 33% шәһәр халкына ошаган. Ә Петербурглыларның 38% ы Сарай мәйданында урнаштырылган төп шәһәр чыршысы аларга бөтенләй ошамый, дип белдергән.

Сораштыру өчен һәр шәһәрдән - 700, ә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан — меңәр кеше сайлап алынган.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел чыршысы