Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казанышлар, проблемалар, перспективалар (фотолар)

Бүген, ягъни 26 август көнне район мәдәният йортында оештырылган традицион август киңәшмәсе “Төп стратегик ориентлык кысаларында муниципаль мәгариф системасының үсеше: казанышлар, проблемалар, перспективалар» дигән тема астында оештырылды.

Укытучылар, район җитәкчелеге, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узган киңәшмәдә иң элек Сосна төп мәктәбе белән танышу булды, аннан “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе үтте, мәдәният үзәге каршында оештырылган күргәзмәләр эшчәнлеге тәкъдим ителде. Пленар утырышта район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясады, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов доклад белән чыкты. Фикер алышуларда Норма балалар бакчасы мөдире Айгөл Ганиева, мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Алисә Галләмова, Балтач гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галия Камалиева, Карадуган гимназиясенең чыгарылыш сыйныф укучысы Гүзәл Хөсәенова , Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлек җитәкчесе Илдар Усманов катнашты. Райондагы мәгариф эшчәнлегенә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Йолдыз Хисамиева бәя бирде. Азактан уку елы нәтиҗәләре буенча мәгариф оешмалары, хезмәткәрләр бүләкләнде. Лаеклы ялга китүче мөгалимнәр хөрмәтләнде, яшь укытучылар тантаналы төстә кабул ителде.

erid: 2VtzqwTSgT9

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9