Көчле җыр
Оч син, кошчык, көчле җырым булып, Шушы сиңа соңгы теләгем. ( Муса Җәлил. "Кошчык")
Очты "Кошчык" көчле җырың булып,
Урап Җирнең барлык төбәген.
Тапшырды ул безгә син - шагыйрьнең
Соңгы уен, соңгы теләген.
Халкым, тыңлап, шушы "Кошчык" җырын
Ишетте дә якты теләгең.
Тоткын шагыйрь үткән "Сират күпере"н
Мең кат күңеленнән үткәрде.
Ил күгендә очкан һәрбер кошчык
Гүя, синең җырны китерә.
Туган җирең, үз халкыңны сөю
"Кошчык" җырын көчле иттерә.
Горур булган, өзелеп илең сөйгән...
Мәгърур җанлы, шигъри йөрәкле...
Шашкын хисләр шигъри юлга күчкән:
Тыеп калыр берәр көч бармы?
Тимер чыбык, көчле богау белән
Каерса да дошман беләкне.
Берни тыялмаган нәфрәт тулы
Ярсу күңел, ашкын йөрәкне.
Син борчылма шагыйрь, синең гомер -
Һич кенә дә моңлы җыр түгел!
Сугыш хатирәсен җырлар саклый,
Тыныч тормыш тели һәр күңел.
Норма урта мәктәбенең
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев