Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кече Лызида кемнәр бәйрәм иткән?

Кече Лызи клубы базасында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү Казан хәйрия фондының уртак чарасы узды.

Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Кече Лызи авыл мәдәният йорты җитәкчесе Галина Петрова белән берлектә «Минем каникулларым»дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чарага опекун гаиләләре һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы өлкәннәр чакырылган иде. Барлыгы 27 кеше өчен спорт уеннары үткәрелде. Ярышлар чәй өстәле артында тәмамланды, алар өчен күңелле халык җырлары яңгырады.

Бүләкләр, тәм-томнар, чәчәкләр белән тәэмин иткән «Наз» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм итү Казан хәйрия фондына, чәй табыны әзерләнгән өчен Рәсимә Сәгыйтовага, әлеге бәйрәмне уздыруда булышкан Кече Лызи клубына, мәйданчыкны чистарткан өчен спорт мәктәбе тренеры Сергей Григорьевка рәхмәт белдерәбез, дип шалтыраталар «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге кызлары.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль яклау