Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кечкенә авылның зур тамашасы

Мин гомерем буе туган авылым кешеләре белән горурланып, аларның уңышларына куанып, аларның борчулары белән борчылып яшәдем. Карадуган мәдәният йортында күптән түгел Таузар авылына багышланган «Таузар иле - гомер бишегем» дигән яңа җырны тәкъдим итү уңае белән үткәрелгән концерт спектакль дә минем өчен әйтеп бетергесез шатлык булды. Таузар китаплы гына түгел...

Экранда күрсәтелгән Таузар авылыннан күренешләр дә күңелгә май булып ята. Мәһабәт мәчетебез (ул инде мәрхүм булган үз авылыбыз егете Казан ипотека банкысы җитәкчесе Ансар Гыйззәтуллин ярдәме белән салынды) һәм заманга туры китереп салган йортлар (арада ике катлылары да бар), иң куандырганы - 16 яшь гаилә, кайберләренең 2-3 баласы бар, берничәсе яңа гына өйләнгән. Бу бит авылыбызның, киләчәге бар дигән сүз. Уннан артык хуҗалык читтән кайтып йорт салган. Россиядә 2002нче елдагы һәм 2010нчы елдагы халык саны алу вакытлары арасында, ягъни 8 елда 8500 авыл юкка чыккан, бу бит һәр 3 көн саен бер авыл бетә дигән сүз, ә безнең авыл үсә! Бүген 6 авылдашыбыз югары уку йортларында белем ала. Бу уңай белән хуҗалыклар саны беркайчан да 100дән артмаган, фәкать башлангыч мәктәпле генә булган авылдан 70тән артык кешенең югары белем алуын да әйтергә кирәк. Элек аны укытучылар авылы дип тә йөрттеләр, чөнки безнең авылдан б0тан артык укытучы чыккан, үзебезнең галимнәребез, җитәкчеләребез бар.
Хәзер концертка кайтыйк. Таузарга багышланган җырның сүзләрен үзебезнең укытучыбыз Тәнзилә Гый-ззәтуллина язган, көен композитор Фәрит Хатыйпов иҗат иткән. Бу көйне үзебезнең авыл егете Таузар авылы мәдәният йорты директоры, гаҗәп матур тавышлы Рәшит Сабиров зур осталык белән башкарды. Гомумән, Сабировлар сәнгатькә гашыйк гаилә. Рәшитнең сеңлесе Фәридә дә бик матур ж,ырлый, ә әниләре Гөләндәм шушы концертны оештыручыларның берсе. Гөләндәмнең апасы Гөлзадә (нәфис сүз остасы) бөтен залны үзенә каратып тота, спектакльдә дә төп рольләрнең берсен бик булдырып башкарды.
Таузар кызлары Флюзә Шаһинурованың җырлавы, Зөбәрҗәт Зәкиеваның нәфис сүз сөйләве, Гөлинә Галиуллинаның биюе күңелгә бик ятышлы булды. Безнең авылга килеп йорт салып таузарлы булып киткән Илфир Лотфуллин да бик матур җырлады, ул балаларын да сәхнәгә тарта. Таузарга кунакка кайткан кияүләр һәм кода-кодачалардан бик оста файдаланганнар. Каюм Вильдановнын, үзе уйнап үзе җырлавын, Марат Төхфәтуллинның матур җырларын халык яратып кабул итте. Ә Сәрия Фатыйхова нәфис, җиңел, сыгылмалы гәүдәсе белән татар-башкорт халык биюләрен оста башкарды. Фокус күрсәтү концертның тагын бер бизәге булды, Ленур Хәлиуллин аны халык ышанырлык итеп башкарып чыкты.
Таузардан чыккан академик, Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдиновның шигырьләр сөйләвен зал зур алкышларга күмде. Концертны Тәнзилә Гыйззәтуллина һәм Рушан Йосыпов бик нәзакәтле итеп алып барды лар. Концерттан соң куелган Туфан Миңнуллинның бер пәрдәлек «Аерылабыз хуш инде» комедиясе тамашачыларга тагын бер зур бүләк булды. Шулкадәр килештереп уйнадылар, чын артистлар диярсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев