Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кечкенә Көшкәтбашның күңелле бәйрәме (+фоторепортаж)

Көшкәтбашта да “Чыршы ачу бәйрәме” булган...

Узган атна ахырында Көшкәтбашта “Чыршы ачу бәйрәме” булды. Халык рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте, тиз генә капка корып кәшәкәле дә уйнадылар, чаңгыда да йөрделәр, тәгәрмәч тәгәрәтү дә, итек ату да, аркан тарту да, чанада тартышып узышу да калмады...үтеп баручы ел символы әтәч булып та кычкырдык, киләсе ел символы булачак эт булып та өрдек. Кыш бабай белән Кар кызының килүе бәйрәмгә ямь өстәде. Кыш бабай буш килмәгән - капчыгында бүләкләре дә, теләкләре дә, уеннары да бар иде... Алар белән рәхәтләнеп биедек, онытылып баручы уеннарыбызның берсе булган “Капкалы” уйнадык. Бәйрәмгә олысы да кечесе дә килгән иде, өлкәннәр рәхәтләнеп уеннарны күзәттеләр, авылдан читтә яшәүче кызларыбыз да килгән, күптән күрешмәгән авылдашлар белән дә күреп аралаштык, иң кинәнгәне бала- чага булды, бар да йөгерә, куана, бии... аларның шат авазлары күңелгә рәхәтлек бирә, өмет өсти... бу кадәр балаларың булганда ничек Шат булмыйсың инде, Көшкәтбаш...

Әлеге бәйрәмне оештырган клуб мөдире Гүзәлия Хәсәновага, иганәчелек ярдәме күрсәткән хуҗалык рәисенә, килгән барлык авылдашларга рәхмәтебезне җиткерәбез, дип хәбәр итәләр “ШАТ-Көшкәтбаш”лылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме