Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көектә фильм – бүләк, ә Гөлназ - кунак

“Айсылу” фильмы райондашларыбыз арасында бик популярлашып китте. Моның сәбәбе төп рольне башкаручы ...

“Айсылу” фильмы райондашларыбыз арасында бик популярлашып китте. Моның сәбәбе төп рольне башкаручы артистканың Балтач кызы Гөлназ Галимуллина булуындамы, әллә инде фильм чыннан да бик яхшымы? Эх, карамый калдым инде, интернеттан карап булмыймы соң аны дип кызыксынучылар өчен хәбәр итәбез. 24 ноябрь көнне, махсус Әниләр көне уңаеннан Көек авылы китапханәсендә "Айсылу" фильмы күрсәтеләчәк. Бу көнне Гөлназны экраннарда гына түгел, ә кунак буларак та күреп булачак. Яхшы фильм карап, Гөлназ белән якыннан танышып, аннан автограф алырга телисез икән, 19.00дә Көек авылына килегез. Икеләтә бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килсен иде.

 

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айсылу фильмы