Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көектә Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе үткәрелде

Көек авылы китапханәсендә китап сөючеләр белән Фәнис Яруллинны хөрмәтләп искә алдык.

9-9 шушы ике сан әйтерсең лә яшәү белән үлемсезлек тарихы. Шигърияттә мәңгелек юл ярган олы шәхесебезнең сүнмәс рухи көче. 2011 елның 9 декабрендә арабыздан киткән агабыз әле дә безгә тутыкмас иҗаты аша көч бирә сыман. 9 февраль көнне Фәнис абый Яруллинның тууына 80 ел булды. Гыйнвар аенда ук балалар белән аның иҗатын барлый башлаган булсак, олыларыбыз белән дә искә алып, тормыш юлында һәркемгә гыйбрәт булырлык мизгелләрен күздән кичердек, шигырьләрен укыдык.

Зилә Ильязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәнис Яруллин