Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Күңел язым - шигъри мизгел" (+ фото- видеорепортаж)

Райондаш шагыйрәбез Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаның иҗат кичәсеннән мизгелләр

Район үзәк китапханәсендә бар яктан талантлы шәхес, иҗаты белән, сабырлыгы, көчле рухы белән бик күпләрне сокландырган Мәгъмүрә апа Хөрмәтуллинаның 70 яшьлек юбилее уңаеннан искиткеч җылы, җанлы, бик тә ихлас кичә үткәрелде.

Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтанович котлады һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Бу чарага килгән дуслары, туганнары, иҗатташлары, якташлары, Мәгъмүрә апа турында берсеннән-берсе җылы сүзләр әйттеләр, матур хатирәләрне барладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Район үзәк китапханә коллективы исә,һәрвакыттагыча, бу чараны күңел биреп, чын ихластан әзерләгән. Ике сәгатьтән артык барса да, бер тында, бер сулышта үткән әлеге бәйрәм турында газетабызда тулырак язарбыз әле.

Ә хәзергә фотолар, видеолар белән таныша торыгыз

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәгъмурә Хөрмәтуллина иҗат кичәсе