Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Күңелеңдә булсын изгелек»

12 сентябрь көнне – әнә шундый исем астында Бөрбаш мәдәният йортында хәйрия концерты узды.

Утларын балкытып иркен залларга чакырып торган мәдәният йортының һәр тарафыннан бүген җылылык, шәфкатьлелек бөркелә. Моның шулай булмавы мөмкин дә түгел. Бүген янәшәдә һәрвакыт ярдәм кулы сузардай туганнар, авылдашлар, дуслар булуы күңелне сөендерә.

Бу тормышның, дөньяның кануны шул:син дөньяга килгәнсең икән, янәшәдәгеләргә ярдәм итеп игелек кылып яшәргә тиешсең.Гомер юлында киләчәк буынга үрнәк итеп алырлык матур эшләрең булсын. Гөлләр дә бит яктыга, җылыга үрмәләп, бар дөньны чәчәккә гүзәллеккә күмә.

Табигатьнең үз кануны. Әле генә салкын яңгырлар явып, чәчәкләрне өшетеп ала да, шул арада кояш чыгып, кабат аларга жан өрә. Адәм баласы да шулай, матур итеп кенә яшәгәндә бер-бер артлы сынаулар үтә, язмыш ачысын татый.

Бүген әнә шундый авырлыкка сынауга дучар булган авылдаш егетебез Русланга, Лариса апа һәм Ринат абыйлар гаиләсенә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырдык.

Концертта катнашкан Бөрбаш, Алан, Сәрдегән авылы жырчыларына, Балтач һәм Норма авылында гомер итеп концертка катнашырга килгән авылдашларга зур рәхмәтләребезне житкерәбез.

Исән булыйк, әгәр исән булсаң,
Дөнья мәшәкате чүп кенә.
Һәрбер хәлдән чыгу юлы була,
Түзә белү кирәк чүт кенә.

Һәрбер көннең кадерен белеп яшә!
Алдагысы ходай кулында.
Дөрес итеп яшәп калу кирәк,
Изгелекләр кылып юлында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт