Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күңелләрне назлап җылыттылар

Күптән түгел Балтач урта мәктәбе коллективы барлык әниләрне «Күңелемне назлап җылытучы» дип исемләнгән концертка дәште. Бу көнне Мәдәният үзәге шатлык-сөенечтән кояш булып балкыды.

Берсеннән-берсе гүзәл, сөйкемле, мөлаем әниләр белән тулы залда алма төшәрлек тә урын юк. Күңел түреннән саркып чыккан моңлы көйләр, сагыну катыш рәхмәт хисе белән сугарылган шигырьләр, дәртле биюләр - һәммәсе дә әниләр хөрмәтенә багышланды. Иң кадерле, мәрхәмәтле, уңган, булган әниләрнең фотосурәтләреннән эшләнгән видеоязмалар бәйрәмгә үзгә бер матурлык өстәде. Таныш йөзләрне күрү әниләрнең үзләре өчен дә бик күңелле булды. Сәхнәдә әниләр адресына юлланган рәхмәт сүзләреннән күзләргә яшьләр килде. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән моңлы җырлар кадерле кешеләр булуыбыз өчен горурлык хисе кичерергә җирлек булды.
Мәктәпнең моңлы сандугачлары Ландыш Хөсәенова, Рамилә Ризванова, Илидә Җәләлиева, Диләфрүз Әминовалар белән беррәттән, олы хөрмәткә лаек укытучылар Раил Рәхимов, Альбина Бариева, Фәнзия Төхвәтуллиналарның чыгышын тамашачы җылы кабул итте. Ир-егетләр ансамбленең «Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп...» җыры исә күңелләргә, аеруча хуш килде. Нурислам Мәгъсүмҗановның оныгы белән гармунда көйләр башкаруы әниләр өчен бүләкнең зурысы, рәхмәт хисенең иң олысы булды. Районда гына түгел, республика күләмендә дә зур уңышларга ирешкән ВЭГА, «Ляфлер» бию коллективларының һәм 8«а» сыйныфы кызларының чыгышын зал йотлыгып күзәтте. Нинди сәләтле балаларга гомер биргәнбез бит дигән горурлык хисе кичерүче әниләрне күзәткәннән соң, концерт барышында яңгыраган «Бөтен әйбер әнидән башлана» дигән сүзләрнең хаклыгына тагын бер кат инандым. Әниләр генә ялгышларны гафу итә, назлы итеп ярата, барлык үпкәләрне эчкә йотып, «балам», диеп йомшак куллары белән башыңнан сыйпый ала.
Әниләргә дан җырлаган, аларның бөеклеген чагылдырган концертны тамаша кылганнан соң, әниләргә булган хөрмәт һәм ихтирам хисенең ана мәхәббәте шикелле үк чиксез булуына сокландым. Рәхмәт сезгә! Ярый әле, сез бар бу дөньяда керсез саф күңелле, изге җанлы газиз әниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250