Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кемдер – үрнәк, кемдер гыйбрәт алыр

Уйлы-гамьле күңел белән үткәннәргә кайтып, мәңге җуелмас булып җанга сеңеп калган хатирәләрне барлыйм да, бүгенге белән чагыштырып, каршылыклы фикерләрдән үзем дә югалып калам.

Безнең балачак озакка сузылган сугыш сөреме елларына туры килде. Бер сынык ипигә тилмергән мохтаҗлыкның шыксыз аяусызлыгы, ни гаҗәп, ул чакта җанны ул кадәр талкымады, чөнки башка төрле - мул, иркен тормышның нинди икәнен без, сабыйлар, каян белик ди?! Балаларча самими һәм шук булып, якты дөньяда яшәвебезгә дә бик шат идек.
Мин мәктәпкә барып, хәреф таный башлаганнан бирле, үземә олы юаныч итеп, әдәби китапларга ябырылдым. Дөрес, уяу зиһен белән, укытучылар әйтмешли, бүтән фәннәрне дә су урынына эчә идем. Үз гомеремдә беренче яңа күлмәкне унике яшемдә мәктәп олимпиадасында җиңү яулаган өчен директор Гата Вәлиев алып кидертте миңа.
Ә аңа хәтле ямаулы сәләмә киемнән йөрүне ул кадәр кимлек-хурлык санамадым, чөнки барыбыз да диярлек бер иш идек. Башлангычта укыганда миңа бәхетле балачак турында шигырь сөйләргә куштылар. Шул чакта бераз каушарга туры килде, кеше алдына чыгарга ямаулы күлмәкнең ямьсезлеген каплау өчен сандыктан эзләп табып әнинең ак ефәк шәлен ябындырдылар. Аякка яңа чабата кигәч, күтәренке рухка җайлашып, гүпчим дә батыраеп сөйләп җибәрдем.
Аннан соң да клубта укучылар концертлары еш оештырыла һәм мине дә читтә калдырмыйлар иде. Тез буыннары калтырап, сәхнәгә кыюсыз гына чыгып басам да, декламацияне башлауга, зиһен яктырып китә, шигырь сүзләре тәэсирендә күңелдә сихри хис ургылып чыга һәм ул тавыш яңгырашына күчә. Муса Җәлил шигырьләрен укыганда залга күз төшереп алам. Тормыш авырлыгыннан, күпме ачы югалтулардан йөдәп-сызланып, беразга булса да онытылып торырга дип клубка килгән апалар, шигырь аша тагын да зуррак фаҗигаләрнең кайтавазын ишетеп, күз яшьләрен сөртеп утыра, шул рәвешле яралы күңелләре азрак бушап, җаннарына азмы-күпме шифа иңгәндәй була.
Халыкны илнең куәтен арттыру хакына якты киләчәккә ымсындырып, фидакарь хезмәткә өндәгән совет идеологиясе бик көчле һәм эзлекле барды. Нигездә гуманизм принципларына корылган яшәеш системасы бөтен халыкка дигәндәй, белем алу, эшләү, ял итү һәм дәвалану өчен бердәй тигез шартлар тудырды. Кайбер җитәкчеләрнең һәм чиновникларның аерым зур өстенлекләргә ия булганын без соңыннан - үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык елларында гына белә алдык. Үзләрен гади кешеләрдән бик өстен куясы килеп, янәшәдәге оешмаган кешеләрне партия исеменнән каһәрләргә яраткан мин-минлекле, данга һәм малга комсыз коммунист кемсәләр генә халыкта яшерен ризасызлык уятты. Кечкенә генә коллективларда да үзен әлләкем итеп тоткан, үзеннән уздыра күрмәсен дип, бигрәк тә фикерле кешеләрне урынсыз кимсетергә яраткан кызыл билетлыларны күреп тә, ишетеп тә яшәргә туры килде. Һәм алар, ни гаҗәп, яңа системага да бик тиз яраклашты.
Төп темага якынаеп, тагын шуны әйтәсе килә - һәр заманда әдәбият-сәнгатьнең күп төрләре кеше аңына иң көчле йогынты ясау чарасы, ягъни, үтемле идеологик корал саналган, гәрчә бүген халык әдәбияттан ераклаша барса да. Рәхәт, тук яшәүче катламның калын әдәби китапларга түгел, тормыш чынбарлыгын яктырткан газета-журналларга да исе китми хәзер. Уйлап-фикерләп, анализлап баш катырасы юк: синең өчен телевизор, компьютер "уйлый", экрандагы мавыктыргыч сурәтләр тормыш проблемасын читкәрәк этәреп, әкияти дөньяга чумдыра. Халык күзе - хикмәттә. Авыл "мокытлары" өчен гади генә күренгән футбол ярышларын караганда меңәрләгән фанатларның әсәрләнеп чиксез ләззәт кичерүен танымый хәлебез юк. Сәхнәләрдә яңгыраган зәвыксыз җырлар ишәюгә дә җиңел жанрларга өстенлек биргән тамашачы ихтыяҗы сәбәпче бит.
Ә шулай да күңел ачу чараларында үзен талымлырак, тыенкырак тоткан безнең урта һәм өлкән буын кешеләре күңелләренә хуш килердәй рухи азык эзләп, театрга йөри, концертларга бара, яраткан артистлары чыгышын карап кинәнә. Авылларда элекке күркәм традицияләрне дә онытып бетермиләр, сәләтле һәм кыюраклары үзләре дә спектакль куеп, концертлар оештырып, үзләренә һәм тамашачыларга бәйрәм ясыйлар. Шул исәптән, безнең Балтачта Резеда Зарипова җитәкчелегендә үзәк китапханә коллективы, филиаллары белән берлектә иҗади эшли белә һәм шуның белән китап укучылар сафын да ишәйтә. Алар ай саен аерым тематик кичәләр, язучылар, сәнгать әһелләре белән очрашулар уздыралар. Аудитория ул кадәр зур булмаганлыктан, бу чараларда тамашачылар үзләре дә катнашып китеп, күңелгә рухи күтәренкелек бирүче җылы, җанлы элемтә барлыкка килә. Үзешчән сәнгатьне үстерү буенча халык белән эшләүдә Чепья, Кенә мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы мине аеруча сокландыра.
Быел язгы якта мине Кенәбаштагы башлангыч мәктәпкә очрашуга чакырганнар иде. Бу хакта иң беренче рухи зәвыклы, хөрмәтле укытучы Мәдинә апа Зыятдинова сүз башлаганлыктан, тәкъдимнәренә каршы килергә базмаганга күрә генә, икеләнеп кенә бардым. Ул кечкенә балалар минем шигъри телне аңлый алырлар микән соң дигән шик бар иде. Зур булмаган залда укытучылар коллективын, сабыйларның әти-әниләрен дә күргәч, йөрәк җылынып китте. Аларның һәр чыгышны ихлас күңелдән бирелеп, әсәрләнеп тыңлавын тою кәефне күтәреп җибәрде. Балалар үзләре дә бик актив, тере, зиһенле булулары белән шаккатырды. Матур, дөрес интонация алып, чатнатып шигырь сөйлиләр, җырлыйлар, бииләр, кунакларга көтелмәгән сораулар яудыралар. Аларның әдәби сүзгә дә бик сизгер, күңел капкалары ачык булуы бик сөендерде. Кечкенә коллективта балаларның һәммәсен тигез күреп, аларның күпкырлы сәләтләрен үстерү өчен педагогларның чиксез тырышлык куйганнары күренеп тора, белем һәм тәрбия бирүдә аларның гаять уңышлы эшләвен район мәгариф бүлеге дә билгеләп үтте. Шушы авылда туып-үскән, үз хезмәтен һәм әдәбиятны яраткан Мәдинә апаның да авылдашларына зур күчтәнәче бар иде - ул әтисе истәлекләренә таянып, җыйнак кына булса да тирән мәгънәле, тәрбияви китап бастырып чыгарган, очрашуда шул басма да тәкъдир ителде. Моны шуның өчен дә искәртүем, белемле, тәҗрибәле, бай хисле пенсионерлар арасында каләм тибрәтүчеләр күбәеп китте бит. Бу юнәлешкә йөз борган һәркемгә, әлбәттә, китап чыгару насыйп булмас, әмма нәсел-нәсәбә тарихын авылдагы шул чор вакыйгаларына бәйләп, язганнарыңны компьютерга кертеп калдыру киләчәк буын өчен дә кирәкле гамәл - кем үрнәк, кем гыйбрәт алачак дигән сүз.
Күбебез бик яратып укый торган атаклы язучы Мөхәммәт Мәһдиев тормыш чынбарлыгына таянып, сихри тарту көченә ия булган нинди гүзәл әсәрләр язып калдырган бит! Авылның гади кешеләрен, уңай һәм кимчелекле яклары белән ихлас һәм эчкерсез яратып, туган-үскән җирне, катлаулы тормышны, гыйбрәтле язмышларны йөрәктә яралган тирән моң һәм үзәк өзгеч сагыш аша урыны белән күз яше китерерлек итеп чагылдыра алган. Без аларны "Татарстан яшьләре" аша укып та рухи чистарыну тоябыз. Әдәбиятта тел шомартып, мәгънәсе сай булган кызык тудыруны җаны җәрәхәтле, китек күңелле кешеләр кабул итеп бетерә алмый. Ә шулай да әдәбиятның төрле жанрда тармакланып үсеш бирүен гаеп итү ярамас, катнаш урманда төрле агач үскән кебек, иҗат "аланында" да һәркемнең үз урыны бар һәм бу тулы гармония хисе тудыра.
Фәридә ШАКИРОВА
Балтач
Чыганак: http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12268&file=41.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев