Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кемнәр бүген тулы зал җыя ала?

Тулы зал тамашачы җыя алучы ун артистны беләсезме?

Татар эстрадасын күзәтеп баручы “Интертат” электрон газетасы журналисты Алинә Айдарова “Топ-10 популяр татар артистлары” исемлеген тәкъдим итә.

Топ-10 популяр татар җырчылары

Димәк, сезнең хозурыгызга исемлек тәкъдим итәбез. Без бу исемлеккә зал җыя алучы, русча әйткәндә "кассовый" җырчыларны җыйдык. Җырчыларга урын бирү шактый кыен булып чыкты, чөнки билет бәяләре буенча да, Инстаграмда язылучылар буенча да бәя бирү дөрес түгел дигән нәтиҗәгә килдек. Бердәнбер күрсәткеч - бу җырчылар зал җыя ала. Урыннарын - сез, тамашачылар билгеләгез. Ә без иң яшеннән башладык. Әгәр дә сезнеңчә кайсыдыр җырчы популяр түгел дип уйлыйсыз, яисә кемнедер өстисегез килә икән, фикерләрегез белән уртаклашыгыз.

Исемлектә күпчелек ирләр, ике генә хатын-кыз. Популяр булу өчен берни дә комачауламый - яшьләр дә бар исемлектә, урта яшьтәгеләр дә һәм хәтта бер пенсионер да.

1. Элвин Грей
2. Ришат Төхвәтуллин
3. Рифат Зарипов
4. Данир Сабиров
5. Фирдүс Тямаев
6. Гүзәл Уразова
7. Илсөя Бәдретдинова
8. Әнвәр Нургалиев
9. Салават Фәтхетдинов
10. “Мунча ташы” юмор театры (Гамил Әсхәдулла)
Ә сез бу исемлек белән килешәсезме?

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Филус Кахировны остэргэ кирэк.

    Теги: эстрада