Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кенәбаш сандугачы Алия Һадиева Сарманнан зур уңыш белән кайтты

250 катнашучы арасыннан финалга нибары 25 кеше уза һәм алар арасында Алиябез дә була

Ел саен үткәрелеп килүче «Илһам чишмәсе» исемендәге IV төбәкара җыр бәйгесендә илебезнең 14 регионыннан (Татарстан, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия Республикалары, Ырынбур, Пенза, Киров, Ульян, Пермь, Свердлау, Новосибирск, Ростов өлкәләре, Мәскәү шәһәре, ХМАО) һәм Татарстанның 31 районы һәм шәһәреннән 250 гариза килеп ирешкән. Алар арасында Балтач районыннан да җыр сәнгатен яратучы балалар булган. 

Бәйгенең сайлап алу турына Кенәбаш авылында яшәүче Алия Һадиеваның ике җырын остазы, Кенәбаш башлангыч мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләүче Азат Галиәхмәтов яздырып җибәрә. 250 катнашучы арасыннан финалга нибары 25 кеше уза һәм алар арасында Алиябез дә була.

Кичә Сарман районында әлеге чарада җиңүчеләрне билгеләделәр, Алия беренче тапкыр мондый бәйгедә катнашып, зур сәхнәдә чыгыш ясап, 6-9 яшьлек балалар арасында икенче урынга лаек булды. Алияне, аның остазлары Азат Галиәхмәтовны һәм Гүзәл Әскарованы, әти-әнисен чын күңелдән шундый зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев