Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кенәбашта тинчуринлылар фильм төшергән (фото)

Тиздән Кенәбаш авылы кызы Ләлә Сөнгатуллинаны да зәңгәр экраннарда күрәчәкбез

Узган атнада Кенәбаш авылы янындагы тукталышта Кәрим Тинчурин театры автобусы торды. Кемнәрдер әллә клубка спектакль белән килделәрме икән, дисә, бик кызыксынучылар аларның биредәге урманда сугыш чорына багышланган фильм төшерүләрен белделәр.

Бер яктан аптырады халык монда кадәр килүләренә, икенче яктан горурланды. Безнең урманнар да тарихка керә, дип. Алай гына да түгел, “44нең май аенда” дип аталучы әлеге фильмда Кенәбаш авылы кызы Ләлә Сөнгатуллина да төшкән. Авылдашым белән бу хакта телефоннан аралаштык:
- Социаль челтәрдә фильмда төшәр өчен кастинг баруын күреп алдым һәм үземне сынап карыйсым килде. Кечкенәдән хыяллана идем мин фильмда төшәргә. Кастингны үткәннән соң, безне Үрнәкнең тулай торагында җыйдылар да, шуннан автобус белән алып киттеләр (Ләлә Арча педагогия көллиятендә белем ала – З.Ф.), кая икәнен дә белмим. Юлны карап барам, Кенәбашка таба юл тотабыз, шуннан режиссердан сорадым кая барганны, ул Кенәбаш урманына, диде. 20-21 март көннәрендә шунда төшерелде ул. Тинчурин актер һәм актрисалары белән бергә эшләү бик кызыклы һәм бик җиңел булды. Аннан соң Югары Осланга бардык, анда элекке бараклар бар икән, шунда төштек. Дүртенче көнендә Лаеш районына барып, биналар эчендә төшерелде. Массовкада гына уйнасак та, хыялым тормышка ашты дип сөенәм, - ди Ләлә.

Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып үскән әлеге гаилә кызларының уңышлары алга таба да артып торсын, Ләләне киләчәктә дә фильмнарда күреп, Кенәбаш кызы бит бу дип горурлансак иде.

Фото: Ләлә Сөнгатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кино кенәбаш Ләлә